Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Удмуртиядә үле әнисе белән калган тагын бер бала табылган

    Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, Удмуртиядә үле әнисе белән калган тагын бер бала табылган.

    Элегрәк Удмуртиянең Можга шәһәрендә балалар церебраль параличыннан интегүче  13 яшьлек малайның вафат булганы турында хәбәр иткән идек.  Төбәк башлыгы Александр Бречалов социаль хезмәтләргә ялгыз яшәүче әниләрне тикшереп  чыгарга кушкан. 

    «Шундый тикшерүләрнең берсе барышында социаль хезмәт вәкилләре Ижевскиның Ленин районындагы фатирга керә алмаган. ...ишекне ватарга карар кылынган. Шулай итеп, биш көн элек әнисе пневмониядән вафат булган ике яшьлек сабыйның гомерен саклап кала алдык», – дип хәбәр итте Александр Бречалов.

    Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: