Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Уң як двигателе ватылган очкыч ашыгыч рәвештә Казанга төшеп утырды

Самара - Байконур маршрутын үтәүче авиарейс очкычы авария чыгу куркынычы янаганга Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган. Бүген Казан аэропортына ашыгыч рәвештә Ан-26 очкычы төшеп утырган, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. Иртәнге 9 сәгать 35 минутта Самара - Байконур маршрутын үтәүче 9503нче авиарейс очкычы...

Самара - Байконур маршрутын үтәүче авиарейс очкычы авария чыгу куркынычы янаганга Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.
Бүген Казан аэропортына ашыгыч рәвештә Ан-26 очкычы төшеп утырган, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Иртәнге 9 сәгать 35 минутта Самара - Байконур маршрутын үтәүче 9503нче авиарейс очкычы авария чыгу куркынычы янаганга Казан аэропортына төшеп утырган. Очкычның уң двигателе эшләми башлаган. Бортта 20 пассажир һәм 9 экипаж әгъзасы була, беркемгә дә зыян килмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев