Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тузган йортлардан күчерү

    Узган җомгада безнең районда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүнең республика күләмендәге адреслы программасын тормышка ашыру тәҗрибәсен уртаклашу буенча зона киңәшмәсе булды. Тузган торактан күчерү буенча Биектау районы - республикада алда баручыларның берсе. Шуңа күрә дә зона киңәшмәсенең нәкъ менә бездә уздырылуы очраклы күренеш түгел. Киңәшмә эшендә файдалану һәм торак-коммуналь...

    Узган җомгада безнең районда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерүнең республика күләмендәге адреслы программасын тормышка ашыру тәҗрибәсен уртаклашу буенча зона киңәшмәсе булды. Тузган торактан күчерү буенча Биектау районы - республикада алда баручыларның берсе. Шуңа күрә дә зона киңәшмәсенең нәкъ менә бездә уздырылуы очраклы күренеш түгел.

    Киңәшмә эшендә файдалану һәм торак-коммуналь хуҗалык программаларын тормышка ашыру идарәсе начальнигы Илдус Насыйров, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының әйдәп баручы консультанты Андрей Егоров, Дәүләт торак фонды вәкиле Татьяна Яковлева, Арча, Питрәч, Балтач, Кукмара, Саба, Яшел Үзән, Теләче, Лаеш районнары вәкилләре катнашты.

    Безнең районда иң күп тузган торак - Красносельский, Бөреле, Биектау, Дөбъяз, Усад, Чыпчык авыл җирлекләрендә. Әлеге киңәшмәгә шулай ук районның авария хәлендәге торактан күчерү программасын тормышка ашыруда катнашучы ун авыл җирлеге башлыклары да чакырылды. Аның эшендә торак төзелеше белән шөгыльләнүче "ГЛАФСтрой", "Инвест", "БарсЭлитСтрой" җаваплылыгы чикле ширкәтләре төзелеш оешмалары җитәкчеләре дә катнашты.

    Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, зона киңәшмәсен ачканда, әлеге республика программасының гражданнарны уңайлыклар тудырылган, һәркем алырлык кулай торак белән тәэмин итүдәге мөһимлеген ассызыклады.

    Киңәшмә программасы турында Илдус Насыйров сөйләде. Халыкны тузган торактан күчерү турындагы мәгълүмат белән Биектау районы башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Минзия Хәсәнова чыгыш ясады. Соңгы елларда районда торак йортлар күп төзелә. Иске, тузганнары урынына барлык уңайлыклар тудырылган фатирлы заманча йортлар салына.

    - Бүген районда 143 гаилә күчерелергә тиеш. Шуларның 92се фатирларны Дәүләт торак фондыннан алырга те-ләүләре турында килешү төзеделәр, 71 гаилә фатирларны сайлады инде. 21 гаилә яңа торакка күчерелде, - дип сөйләде М.Хәсәнова. - 2013 елда - 66, 2014 елда 14 фатирны сатып алырга (выкуп) килешү төзелде.

    Быел 27шәр фатирлы өч йортны тапшыру планлаштырыла.

    Тәҗрибә күрсәткәнчә, халык күченә башлаган һәм кешеләр үзләрен нинди йортларга күчерәселәрен күргән авылларда документларны тер-кәүдә кыенлыклар килеп чыкмый һәм, кагыйдә буларак, баш тартучылар булмый.

    Аварияле торактан күчерү буенча республика күләмен-дәге адреслы программаның районнарда ничек тормышка ашырылуы турында Татарстан Төзелеш министрлыгының әйдәп баручы консультанты Андрей Егоров чыгыш ясады. Районнардан килгән вәкилләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: