Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Тукай районындагы фаҗигагә үзгә караш: авыл башлыгы кияү кәләшне үтергәнгә ышанмый

Тагын бер яңа гаилә төзелде дип сөенер урынга чәчләр үрә торырлык фаҗига турында сөйләргә туры килә. 20 гыйнвар көнне генә язылышкан пар гүр ияләре булды. Кияү кәләшне үтергән дип фаразлана... Аларны бүген Тукай районы Мәләкәс авылында җирләделәр. “Интертат” авыл җирлеге башлыгыннан эксклюзив версия тәкъдим итә.

Тикшерү версиясе буенча, 25 яшьлек Тимур Прохоров тормыш иптәше булган 21 яшьлек Алсу Собашникованы, аның туганнан туган сеңлесе — 18 яшьлек Сабринаны пычак чәнчеп үтерә. Аннары Чаллыга барып, төнлә бер массаж ясаучыга керә, әмма аның хезмәтләре өчен түлисе килмәгәнлектән тавыш чыгара, һәм ул бу ханымны кыйнап, көчләп чыгып китә, дип фаразлыйлар.

М-7 трассасында, Алабугага ерак түгел җирдә Тимурның мәетен эшләп торган машина эчендә табалар. Янында ике ау мылтыгы да булган. Ул үзен үзе атып үтергән дип фаразлана. Корал Тимурның әтисенең сейфын ватып ачып алынган.

«Алсуны ире үтергәненә туганнары гына түгел, без дә ышанмыйбыз»
Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев «Татар-информ» хәбәрчесенә күп кенә массакүләм мәгълүмат чараларында Тимур турында язылганнар белән килешмәвен әйтте.

— Аларны икесен янәшә җирләделәр. Алсуны ире үтергәненә туганнары гына түгел, без дә ышанмыйбыз. Шундый үрнәк гаиләдә үскән егет ул. Бөтен бию түгәрәкләренә йөреп, мәдәният юнәлешендә бөтен бәйгеләрдә катнашып йөри торган малай иде. 9 Майга веноклар куешырга да киллде, авыл өмәләрендә, зиратта күмәк эшләр булганда төшмичә, ярдәм итмичә калмый, клуб сораса, клубка да ярдәм итә иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмим.

Мин үзем укытучы булгач, аны мәктәп елларыннан ук беләм бит. Бер сүгенү сүзе дә чыкмый иде аннан. Кешеләргә карата бер яман сүз әйтмәде, өлкәннәргә, кызларга карата да… Мәктәптә дә гел тәүфыйклы, әдәпле, тыйнак кына малай буларак күрсәтте ул үзен, — дип сөйләде Юрий Васильев.

Гаиләдә алар ике малай үскәннәр. Тимурның тагын бертуган абыйсы бар икән. Әниләре биш ел элек яман шештән вафат булган. Әниләре үлемен бик авыр кичердеме әллә, дигән сорауга да авыл җирлеге башлыгы Тимурның үз-үзен тотышында бернинди тайпылышлар сизмәвен әйтте.

— Әйбәт кенә эшләп йөри иде, яңа машина алмаштырды, өй төзеп ята, эчми-тартмый… Көн дә диярлек үтәм бит инде мин авыл эченнән: я кар көри, җәй көне печәнгә бара. Гел хуҗалыкта. Эшен дә ташламый. Күршеләре әйткәнчә, эшкә вакытында китә, вакытында кайта. Көнкүрештә бер тавышлары чыкмады аларның авылда, — диде ул.

Тимур фаҗига көнне исерткечләр кулланганмы, башка нәрсәме — әлегә бернинди төгәл мәгълүмат юк, чөнки әле экспертиза нәтиҗәләре билгеле түгел. Юрий Васильев әйтүенчә, аның Тимурны исерек халәттә күргәне булмаган.

— Кулыннан тотканым юк, һәрхәлдә, эчкән кеше урамда үзен ничек тота, кеше белән ничек сөйләшә… Авылда андый кешенең портреты төзелә бит инде. Урамга да чыкмый иде ул, хуҗалык, мал…

Алсуны бик яратып йөрде. Мәктәптән соң 1-2 ел гына очрашырга өлгергәннәрдер, аннары армиягә китте, аннан морпех булып кайтты. Махсус урта уку йортында да укыды кебек. Әтисе белән бергә төзелештә эшлиләр иде. Тимурның әтисе дә, Алсуның әнисе дә эшли торган кешеләр, тәртип күреп үскән балалар иде, — диде үзидарә рәисе.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Алсуның бөерләре авыру сәбәпле өйдә генә укыганы турында язылды. Юрий Васильев та моны раслады. «Ул бер җитди авыру кичерде, шуңа өйдә укыды. Бик тәртипле, бик чибәр генә кыз иде», — диде. Аның сүзләренчә, Алсу әнисе белән Мәләкәскә якынча 5-6 ел элек кенә күченеп килгән. Алсу өйдә маникюр ясау белән шөгыльләнгән.


«Минем шуңа йөрәк әрни: начар яктан күрсәтеп, начар сүзләр өстәп, хайп эзлиләр…»
Авыл җирлеге башлыгы тикшерү версиясен «башка сыймаслык хәл» дип бәяләде.

— Тикшерү беткәч билгеле булыр инде, нинди шартларда, нинди көчләр тәэсир иткән, нәрсә йогынты ясаган — бернәрсә дә әйтә алмыйм, — диде ул.

Аерым ММЧларда язылганча, көчле тәэсир итүче дарулар турында да, камерадан Тимур чыкканы күренүе турында да Юрий Васильев төгәл берни әйтә алмады.

— Бөтен авыл тетрәнде инде. Соңгы юлга озатырга да бик күп кеше җыелды. Ышанмыйлар… Мондый галәмәткә гел ышанып булмый.

Интернет челтәрләрендә бик күп басмалар Тимурны начар яктан яза башладылар, монда килеп, төрле кешеләрдән интервью алып йөриләр. Исерегеннән, аегыннан алалар — кемнән алганын белмиләр, теләсә нәрсә язалар. Тимурның исемен чистартасым килә, шул максаттан сезгә сөйлим. Минем шуңа йөрәк әрни: начар яктан күрсәтеп, начар сүзләр өстәп, хайп эзлиләр…

Шундый сүзләр күп чыга. Ул дөрес түгел, мин аны укыткан укытучы, җирлектә эшләгән кеше. Мин аны бөтен яктан да беләм дип әйтмим, ләкин аның кем икәнен аңлыйм, беләм, аны пычратып, теләсә нәрсә язалар. Ул әйбер туктасын иде. Безгә дә бик авыр, шуның өчен борчылабыз. Бу әйберләрне укуы туганнарына, авыл халкына да рәхәт түгел. Әле тикшерү бетмәгән, бернәрсә исбатланмаган. Төгәл нәтиҗә юк. Өйләре дә бикләнгән, беркем кереп күрмәгән, — дип сөйләде Юрий Васильев.

Реклама


«Безнең күз алдында киткәне, кайтканы, бер тискәре ягын күргәнем юк»
Күршеләре дә Тимурны бары тик уңай яктан бәяләде.

— Без күршеләре, авыл өчен зур кайгы бу. Бик үрнәк гаилә, әти-әнисе дә тәртипле, ике малайлары да әдәпле. Тимур мәктәптә укыганда актив булды, түгәрәккә дә йөрде, матур бии иде. Авыл мәдәният йортына йөреп өйрәнделәр.

Әниләре биш ел элек үлеп китте, шунда да бирешмәделәр, тормышны әйбәт кенә алып бардылар. Малайлар да тәртипсезләнеп йөрмәде. Әнисе 2017 елда үлгәч, 2018 елда армиягә китеп, шул 2019 елда кайткандыр ул. Без дә озаткан идек армиягә.

Алар Алсу белән шактый озак очрашып йөрделәр. Армиядән кайткач, озакламый монда Алсуны алып кайтты, бергә тора башладылар.

Былтыр сентябрьдә никах укыттылар. Алар бик бәхетле иделәр, бөтен кеше котлады. Алсу Тимурны тәрәзәдән карап озатып кала иде, эштән урамнарга чыгып та каршы ала иде. Безнең күз алдында киткәне, кайтканы, бер тискәре ягын күргәнем юк. Өйләре гел чиста иде, иптәшләре килсә дә, тәртипле генә бәйрәм итәләр иде. Бернинди тавыш булмый иде.

20 гыйнварда никахларын законлаштырырга теләделәр. Ул көнне әти-әниләре, туганнары килде, ә шимбә яшьләрне җыеп бәйрәм итәргә уйлаганнар. Бөтен авыл яшьләре, чит кешеләр дә булмаган. Сугышып-нитеп йөргән малайлар түгел, авыл егетләре, кызлары инде…

Безнең өчен нык шок булды. Мин бара алмадым җирләргә, ирем кабер казышырга булышты. Җиңел булмаган инде. Аларны янәшә күмгәннәр. 

Без шушы хәлләргә, Тимурның шушы адымга бара алуына ышанмыйбыз да. Әтисе белән бергә эшләп йөрде ул. Әтисе Чаллыда аерым яши иде. Алсуны да беләбез. Ягымлы иде, гел исәнләшеп йөрде.

Күрмәгән әйберне әйтә алмыйм, тик барыбер ышанмыйм инде. Фаразлар күп инде, андый вакытта сүз күп чыга. Төгәл белмим: камерада, иптәшләрен озаткач, үзе генә өйгә кергәне күренә, диләр. Машина рулендә ул булганмы-юкмы — анысын камера күрсәтмәгән. Йорт ишегалды ачык күренми, анда башка корылма каплап тора, машина китеп барганы гына күренә, — дип сөйләде Тимурның күршеләрендә торган С. ханым.

Аның сүзләренчә, Алсуның әнисе Мәләкәстә яши, бертуган өйләнгән абыйсы шәһәрдә яши икән. Ярдәм кирәк булса дип, кичә Алсуның әнисен дә күргән булганнар.

— Ул Тимурны гаепләми. Алар әйбәт мөнәсәбәттә иделәр. Ул аңа гел «улым» дип эндәшә иде, — диде күршеләре.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларына Мәләкәс авылында яшәүчеләр Алсуны ире кыйнавы турында сөйләгән. Янәсе, өйләре яныннан узганда, кычкырышканнарын ишеткәннәре булган. Шулай ук, Тимур алкоголь гына түгел, ниндидер башка төрле медикаментлар куллануы ихтимал, дигән версия дә карала. Онкологиядән үлгән әнисенең калган даруларын саклаган дигән мәгълүмат та бар. Болар чынмы, уйдырмамы — барысы да тикшерү нәтиҗәләреннән күренер.

Тимурның дуслары да аның хатынын бик яратканын, бернинди тыелган матдәләр кулланмавы турында сөйләгән. Туганнары да Тимурның чебенне дә рәнҗетә алмавын, Тимурны кемнәрдер шулай үтерүче буларак күрсәтеп, нахакка гаепләнүен теләгән, дип саныйлар. «Бу — криминал! Яхшырак, тирәнрәк казынып эзләсеннәр!» — дип теләкләрен җиткергәннәр.

«Татар-информ» редакциясе Тимур, Алсу һәм Сабринаның туганнары, якыннарының авыр кайгыларын уртаклаша! Ни кызганыч, яшьләрнең гомерләре кыска булган, мәрхүмнәрнең авыр туфраклары җиңел булсын!

 

Тулырак: https://intertat.tatar

Фото: Алсу Собашникованың "Вконтакте" челтәрендә шәхси аккаунтыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев