Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тренер-чемпионнар

    Мактау пьедесталында икенче баскыч. Көрәш буенча XXI нче шәхси-команда республика ярышлары район өчен көмеш медаль белән тәмамланды. Чемпионнар үзләре нинди хис-тойгылар кичерәләр соң? Спортчыларны ничек әзерлиләр? Бу турыда хәбәрчебез Алия Хәйретдинова язды. Илдар Аббасов спорт күнегүләренә колакка ятышлы атамалар биргән. "Хәзер мәтәлчек атабыз", - ди ул үзендә тәрбияләнүчеләргә. Шундый йомшак...

    Мактау пьедесталында икенче баскыч. Көрәш буенча XXI нче шәхси-команда республика ярышлары район өчен көмеш медаль белән тәмамланды. Чемпионнар үзләре нинди хис-тойгылар кичерәләр соң? Спортчыларны ничек әзерлиләр? Бу турыда хәбәрчебез Алия Хәйретдинова язды.

    Илдар Аббасов спорт күнегүләренә колакка ятышлы атамалар биргән. "Хәзер мәтәлчек атабыз", - ди ул үзендә тәрбияләнүчеләргә. Шундый йомшак сүзләрне Биектау районының куәтле көрәшчесе авызыннан ишетеп кара әле! Илдар Аббасов - тренер да, 130 килограмман артыграк авырлыкта көрәштә катнашучы спортчы да. Кырыс күнегүләргә менә шулай йомшак мөгамәләдә булу 5 тапкыр дөнья чемпионы исемен яулаган кешенең сере. Әле күптән түгел узган республика бәйгесендә ул 2 нче урынны алды, әмма бу - гадәтләнгән күренеш түгел, ә бәлки аннан чыгарма.

    - Күнегүләр уздырам, көрәшәм. Тик теләгәнчә үк килеп чыкмый, - дип борчылыбрак әйтте Илдар Аббасов. - Икенче булдым. Әмма "Ходай кушса - көрәшербез әле!"

    Соңгы ярышларда районның иң яхшы көрәшчеләре иң кечкенә һәм иң зур үлчәү категорияләре вәкилләре булды. 60 килограммлы авырлыкта район намусы өчен Нәфис Миңнебаев көрәште. Аның исеме белән таныш булу өчен көрәш белән мавыгу да кирәк түгел. Нәфис Наил улының нинди генә дәрәҗәле исемнәре һәм титуллары юк. Җиңү тәме барлык бәйгеләрдә дә аның "рационында" зур урын алып тора.

    - Сиңа туганнарың, якыннарың карап тора, синең җанатарларың - бөтен район. Ә бу бик зур этәргеч. Ә инде пьедесталда, бигрәк тә аның 1 нче баскычында басып торгандагы хис-тойгыларны бернинди сүзләр белән дә аңлатып бирерлек түгел, - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Нәфис Миңнебаев. - Һәрвакытта да беренче буласы килә һәм чемпион пьедесталындагы урынны бирәсе килми.

    Бер күнегүләр мәйданчыгында - дөньякүләм әһәмияттәге ике иң көчле көрәшче. Мондый остазлары булу белән спорт өлкәсендә тәүге адымнарын ясаучы һәр спортчы да мактана алмый. Шунысы кызык: залда тынлык, Илдар Аббасов кычкырып та әйтми, әмма спортчылар аны шундук аңлап алалар һәм төп-төгәл итеп үтәргә тырышалар.

    - Кешедә үзенә карата ышаныч хисе тәрбияләргә кирәк. Ул яхшырак була алачагын, нәтиҗәләргә ирешә алачагын үзе үк аңларга тиеш, - дип ассызыклый шөһрәтле спортчы.

    Келәмгә аяк кына басып килүче көрәшчеләргә кадәр һәм алардан соң Илдар Аббасов үзе шөгыльләнә. Үзенә карата аның таләпләре тәрбиясендәгеләргә караганда кырысрак. Чемпионның көндәлек режимы, яшәү рәвеше шундый.

    Көрәшчеләр даими шөгыльләнәләр, чөнки алда аларны күп бәйгеләр көтә. Аларның һәркайсы мактау пьедесталы өстендә Биектау районы флагы җилфердәр, дип ышана һәм өметләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: