Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тормышка үзләре ямь өсти

    Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Район службалары һәм оешмалары җитәкчеләре белән очрашуның максаты мөмкинлекләре чикле кешеләрне нинди проблемалар борчуын ачыклау иде. Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең көнкү-решкә кагылышлы һәм аларны аеруча борчыган проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирелә. Инвалидларны матди яктан һәм пенсия белән тәэмин итү, аларга медицина һәм һөнәри реабилитация уздыру...

    Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Район службалары һәм оешмалары җитәкчеләре белән очрашуның максаты мөмкинлекләре чикле кешеләрне нинди проблемалар борчуын ачыклау иде.

    Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең көнкү-решкә кагылышлы һәм аларны аеруча борчыган проблемаларын хәл итүгә зур игътибар бирелә. Инвалидларны матди яктан һәм пенсия белән тәэмин итү, аларга медицина һәм һөнәри реабилитация уздыру мәсьәләләре махсус службалар һәм оешмалар җитәкчеләре контролендә.

    - Ай саен Пенсия фонды аша 4563 инвалид акча ала, - дип хәбәр итте залда утыручыларга Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рөстәм Халиков. - Моннан тыш, без соцпакет, балачак инвалидларын карау буенча компенсация дә түлибез. Районда инвалидларга айлык түләү 9 млн. 62 мең сум тәшкил итә.

    17 нче бүлек мөдире Филсинә Вәлиәхмәтова мөмкинлекләре чикле кешеләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм чараларына, аерым алганда, субсидияләргә җентекләп тукталды.

    Дәүләтнең инвалидларга кагылышлы сәясәте бары тик түләүләр һәм ташламалар белән генә чикләнми. Бурычлар шактый киңрәк: инвалидларга яшәү өчен әйбәтрәк, уңайлырак шартлар тудыру, алар тулы канлы тормыш белән яши алсыннар өчен реабилитация системасын камилләштерү. Бу турыда социаль хезмәт белгече Мәдинә Исрафилова һәм район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рәдиф Бариев сөй-ләде. Ялгыз яшәүче инвалидлар да онытылмады, "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү Үзәгенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре барлык мөрәҗәгатьләрне карарга һәм ярдәм итәргә әзер.

    Инвалидлар өчен мөһим булган - социаль пакеттан баш тартыргамы-юкмы дигән мәсьәлә дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Районда баш тартучылар күп булганлыктан, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә авырулар өчен кирәкле даруларны бирүләрен сорап, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына өстәмә гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә туры килә.

    Район халкына социаль хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова инвалидларның игътибарын кулларында аерым реабилитация программасы (ИПР) булырга тиешлегенә юнәлтте. Анда инвалидның сәламәтлеген торгызуга һәм саклауга юнәлтелгән реабилитация чаралары комплексы күрсәтелә. Әлеге программаны социаль хез-мәткәрләр һәм психологлар белән берлектә һәркемгә аерым медицина-санитария экспертиза бюросы белгечләре төзи.

    - Срогы чикләнмәгән инвалидлыгы булучы биектаулыларның аерым реабилитация программасы юк икәнлеге ачыкланды, - диде ул. Ә аннан башка медицина һәм башка реабилитация чаралары һәм хезмәтләреннән файдалануга, реабилитациянең техник чаралары белән тәэмин ителүгә исәп тотып булмый, - дип ассызыклады Рания Һадиевна.

    Сүз мөмкинлекләре чикле инвалидлар турында барганда ни өчендер күз алдына хәлсез, бетерешкән кешеләр килеп баса. Ә залда утыручылар турында болай дип әйтергә тел әйләнми. Аларның күбесе мавыгып һәм кеше ышанмаслык үҗәтлек күрсәтеп, спорт белән шөгыль-ләнәләр, ярышларга йөриләр.

    - Безнең мондый спортчыларыбыз республикада уздырыла торган барлык ярышларда һәрдаим катнашып киләләр, һәр-вакыт алдынгылар арасында булалар, - дип ассызыклады яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Гаязов. - Алар өчен район символикасы белән махсус форма әзерләнде.

    Залга җыелган инвалид спортчыларга башкарма комитетның Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

    Аралашу барышында очрашуда катнашучылар инвалидларга тынгы бирмәгән аеруча кискен проблемалар турында аермачык һәм яшерми сөйләштеләр.

    - Күптән түгел Ленинград өлкәсендә булдым һәм анда хәтта азык-төлек кибетләрендә дә пандуслар булмавына гаҗәпләндем, - диде инвалидларның район җәмгыяте рәисе Виктор Родионов. - Бу мәсьәләдә безнең районда да барысы да әйбәт дип әйтеп булмый, әлбәттә. Әле күптән түгел генә район үзә-гендә ачылган аптекага андагы пандус буйлап менеп карагыз - бу булдыра ала торган эш түгел. Шулай ук тимер юл аша чыгу өчен күпергә менүе дә авыр.

    Әлеге чара күрсәткәнчә, коляскалылар хакимият бинасындагы залга да башкалар ярдәмендә генә керә алдылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов сүзләренә караганда, хакимият бинасына пандус кую план буенча киләсе елга күздә тотыла икән. Һәм ул барлык таләпләрне күздә тотып эшләнәчәк.

    - Урамга чыгып йөрергә мөмкин булсын өчен пандуслар куелган торак йортлар кайчан файдалануга тапшырылыр икән инде, - дип, Әминә Ибниева үзен борчыган теманы кузгатты. - Уңайлы төшү-менү җайланмасы балаларын коляскада йөртүче әниләр өчен дә кирәк бит.

    Очрашуда катнашкан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов бу проблемалар барысы да исәпкә алынган һәм әңгәмә барышында кузгатылган мәсьәләләр хәл ителсен өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк, дип ышандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: