Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тиздән Корбан гаетен бәйрәм итәчәкбез

    12 сентябрь көнне барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", ди. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга...

    12 сентябрь көнне барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

    Гарәп теленнән "корбан" сүзе "нәрсәгә дә булса якынаю" дип тәрҗемә ителә. Бу очракта Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаюны аңлата. "Кәүсәр" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: "Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз", ди.

    Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Ул моның белән безнең Үзенә якынлык дәрәҗәсен тикшерә. Коръәндә язылган: «Сез чалган хайваннарның итләре, каннары Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер» ("Хаҗ" сүрәсе, 37нче аять). Шулай ук корбан Исмәгыйь галәйһиссәләм кыйссасын искә төшерә, аның коткарылуы хакында фикерләвебезне яңарта.

    Корбан Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалынып, корбанлык ите гаиләгә, кунакларга һәм күршеләргә, фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә өләшенә.

    Мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһ юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Бу канун мескеннәрне һәм ятимнәрне шатландыруга китерә, мескен, ятимнәрне сөендереп, без аларның канәгатьләнүенә ирешәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: