Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Терлекчеләр малларны кышлату чорына әзер

Биектау районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре яңа сезонга әзерләнәләр. Терлекләрне араннарда асрау чоры - терлекчеләр өчен җитди имтихан. Терлекләрнең продуктлылыгы турыдан-туры аларның нинди шартларда кышлавына һәм ничек ашатылуына бәйле. Авыл хуҗалыгы семинарында сүз нәкъ менә шуның турында барды.

Беренче эш итеп семинарда катнашучылар “Әсән” хуҗалыгының азык цехында булдылар һәм азыкның ничек әзерләнүен, терлекләргә нинди азыкларны никадәрле бирүләрен белделәр. Җәй коры килү сәбәпле, быел азыкны бары үз ихтыяҗларына гына әзерли алганнар. Башкарма комитет җитәкчесе өстәмә пресс алырга тәкъдим итте.

- Агымдагы ел авырдан булды, әмма без шул ук вакытта киләчәктә безне ни көтүен дә белмибез. Һава торышы әйбәт булса, Кукмара районы мисалында азыкны халык өчен дә әзерли алачакбыз. Азыкны сөткә алыштырырга, ә аннары аны үзебезгә сатарга мөмкин, - диде Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

“Әсән” хуҗалыгы үз алдына зур планнар куя ала, чөнки ул савым алу буенча районда лидерлар өчлегенә керә. Биредә һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 24 кг тәшкил итә, ә бу хуҗалыкка 12 мең килограммнан күбрәк дигән сүз. Яуланган үрләрдән чигенмәс өчен “Әсән” хуҗалыгы үзләрендә азык әзерләү үзәге булдырырга планлаштыра. Бу үзәк ашатудагы җитешсезлекләрне дә киметер, катнаштыру сыйфатын һәм азыкны баланслауны да яхшыртыр дип көтелә.

- Азык үзәге савымны ким дигәндә 10 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Артым да күбәячәк. Аннары без азыкны көн саен күпме сарыф итүебезне дә белеп торачакбыз, - дип сөйләде хуҗалыкның планнары турында “Әсән” авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш зоотехнигы Владимир Александров.

Реклама

Хуҗалыктагы эшләрне күзәткәннән соң семинарда катнашучылар савым, каплату, терлекләрнең үлеме һәм башка күп төрле критерийлар буенча сан күрсәткечләре белән таныштылар. Башкарма комитет җитәкчесе семинарларда алып җиткерелмәгән табыш турында да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Алар савып җиткерелмәгән сөт, тумый калган бозаулардан да күпме югалту булуын күрсеннәр. Чөнки терлекчелек - бер көнгә дә тукталып тормый торган даими эш.

- Нәрсәләрне эшләвеңне, нәрсәләрне эшләргә тиешлегеңне көн саен анализларга кирәк. Киләчәкне күздә тотып эшләргә кирәк, бары шул чакта гына нәтиҗә әйбәт булачак, - диде Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.

Мондый семинарлар районның барлык хуҗалыкларында да узачак. Моннан соңгысы ике атнадан соң планлаштырыла.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев