Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Техника басуга чыгарга әзер

Март уртасы килеп җитте, кар да күзгә күренеп кими, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрен башлап җибәрергә дә күп вакыт калмый. Хәзер аңа актив әзерлек бара.

Б и е к т а у р а й о н ы хуҗалыкларында алда торган эшлəргə багышлап, махсус семинаркиңəшмəлəр уздырыла. Шундыйларның берсе “Татарстан” агрофирмасында булды.

Язгы кыр эшлəре башланыр алдыннан “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесенең торышын “Кораллар эшкə керешергə əзер!” дип тасвирларга була. Əмма биредə “корал” сүзе минераль ашламалар запасы, авыл хуҗалыгы техникасы, транспорт чаралары һəм башк а кирəк-яракларны аңлата. Чөнки хуҗалыкта иртəгəсе уңышның нəкъ менə бүген җиренə җиткереп, яхшылап əзерлəнүгə бəйле икəнлеген төгəл белəлəр. Шуңа күрə “Татарстан” агрофирмасы Биектау районында да, шулай ук гомумəн алганда республикада да иң яхшы хуҗалыкларның берсе булып санала.

- Язгы чəчү кампаниясен уздырырга без əзер дисəк тə була. Барлык техника ремонтланган һəм əзерлек сызыгына куелган. 1 гектар сөрү җиренə 72 кг йогынты ясаучы матдə исəбеннəн ашлама кайтарылган. Минераль ашламалар алуга субсидия бирелде. Безнең хуҗалыкта терлекчелек тə, үсемлекчелек тə кадрлар белəн тулысынча тəэмин ителгəн. 2020 ел уңышына көздəн үк яхшы нигез салып калдырылды: чəчү мəйданнары 100% сөрелгəн, 500 гектарда тирəннəн йомшартылган. Уҗым культуралары 470 гектарда чəчелде. “Татарстан” - орлыкчылык хуҗалыгы, шунлыкта н безд ə о рл ы к н ы ң оригинальлəре дə, суперэлита һəм элиталылары да бар. 600 тоннасы сатуга дип билгелəнгəн, аларны сорап күп заявкалар килде дə инде. Һава торышы əйбəт булса, язгы кыр эшлəрен дүрт тəүлектə уздыра алырбыз. 7 агрегат басуга тырмаларга чыгарга əзер. Инвесторыбызның я х ш ы я р д ə м е һ ə м э ш ч е л ə р е б е з н е ң җаваплылыгы бəрабəренə бездə нəтиҗəлəр əйбəт була, - дип сөйлəде “Татарстан” агрофирмасы хуҗалыгы директоры Ринат Аббазов.

Реклама

“Татарстан” хуҗалыгында я з г ы к ы р э ш л ə р е н ə əзерлеккə багышланган семинар-киңəшмə əлеге тармакта эшлəүче хез м ə т т ə ш л ə р бел ə н тəҗрибə уртаклашуга, шулай ук эшкə керешергə əзерлек турында исəп тотуга багышланды. Бу - җитəкчелəрнең җитди и г ъ т и ба р ү з ə ге н д ə ге бердəнбер хуҗалык түгел. Һəр хуҗалыкка да бəя бирелə. Чөнки гомумəн алганда Биектау районы аграрийларына 57 мең гектардан күбрəк мəйданны эшкəртергə кирəк булачак. - Үз вакытында “Татарстан” хуҗалыгы без əйткəннəрне дөрес аңлады. Хəзер дə алга куелган барлык бурычларны үти, эшкə тулысынча əзер, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстəм Кəлимуллин.

Б и е к т а у р а й о н ы н ы ң а в ы л х у җ а л ы г ы һ ə м а з ы к - т ө л е к и д а р ə с е җитəкчесе Рəхимҗан Кəримов əйтүенчə, быел 300 берəмлектəн артык техника эшлəячəк. Алар арасында чəчү комплекслары, культиваторлар һəм башка авыл хуҗалыгы җайланмалары бар. Барлыгы язгы кыр эшлəрен башкаруга 300 миллион сумнан күбрəк акча бирелгəн, аларның ике йөздəн артыгы минераль а ш л а м а л а р га с а р ы ф ителəчəк.

Гүзəл ГАЗИЗУЛЛИНА, Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев