Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Техник иҗат белән рухланып шөгыльләнәләр

Биектауда ракета һәм самолет модельләрен кайда ясауларын сез беләсезме? Әле күптән түгел Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә техник модельләштерү буенча осталык дәресләре һәм ярышлар уздырылды. Яшь конструкторларның ничек эшләүләренә без дә күз салыйк әле.

Безнең район мәктәпләрендә белем алучыларга төрле юнәлештәге өстәмә шөгыльләргә йөрү буенча бик яхшы мөмкинлекләр тудырылган. “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге белән берлектә Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә авиамодельләштерү, техник дизайн һәм робот техникасы буенча түгәрәкләр эшли. “Винтик Шпунтик” дип аталган балалар конструкторлык бюросы да бар.

- Хәзерге вакытта балалар соңыннан 3D принтерда бастырып чыгару өчен үзләренең беренче 3D модельләрен ясарга өйрәнәләр, - дип аңлатты Биектауның 3 нче урта мәктәбенең фәнни-техник иҗат һәм информатикалаштыру буенча директор урынбасары Таһир Хәмитов. Шөгыльләнергә уңайлы булсын өчен укучыларны ике төркемгә бүлгәннәр. Берәүләргә гади пневматик ракеталар конструкцияләрен әзерләргә кирәк булса, икенчеләр автомодельләштерү белән ма- выгалар. Техник осталык буенча төрле конкурсларда һәм олим- пиадаларда мәктәпнең бик күп укучылары актив катнаша. Узган ел алар республика күләмендәге “Яшь техник-модельче” конкурсында беренче урынны алдылар, моннан соң Мәскәүдә узган Бөтенроссия конкурсында да җиңеп чыктылар. Татарстан Республикасының техник иҗат үсеше буенча лидер булып торуын да әйтеп китәргә кирәк.

М ә к т ә п б а л а л а р ы м о н д ы й түгәрәкләргә бик яратып йөриләр. Әти-әниләр дә битараф калмыйлар. Алар балаларының мавыгуларын хуплап, төрлечә ярдәм итәргә тырышалар.

Реклама

- Бу түгәрәккә үзем дә йөрим. Миңа биредә бик ошый. Балаларга ка- рыйм да, аларның шундый зиһенле булып үсүләренә сөенеп туя ал- мыйм. Мин дә тырышам югыйсә, әмма барыбер һәрвакытта да әйбәт килеп чыкмый. Яшь үзенчәлекләре буенча балалар өлкәннәргә кара- ганда җитезрәк эш итәләр, ахрысы, - дип елмая Наталья Кожарская. Чара азагында ракеталар очырды- лар һәм призлы урыннарны яулау- чыларны кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев