Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Татспиртпром”ның Усад филиалы спортчылары “Милләтләр кроссы”нда катнаштылар

    24 нче сентябрьдә Усад филиалыннан 20 кеше "Татспиртпром" предприятиесе исеменнән Бөтенроссия йөгерешче көнендә "Милләтләр кроссы"нда һәм "Татарстан кроссы-2016" республикакүләм бәйгедә катнашты. Алар 8 медальгә лаек булдылар. Әлеге ярыш Биектау муниципаль районының спорт комплексында узды. Йөгерештә катнашучыларның иң яше 21дә, ә иң өлкәне - 45тә. Кросста цех эшчеләре дә, инженер-техник хезмәткәрләр...

    24 нче сентябрьдә Усад филиалыннан 20 кеше "Татспиртпром" предприятиесе исеменнән Бөтенроссия йөгерешче көнендә "Милләтләр кроссы"нда һәм "Татарстан кроссы-2016" республикакүләм бәйгедә катнашты. Алар 8 медальгә лаек булдылар. Әлеге ярыш Биектау муниципаль районының спорт комплексында узды.

    Йөгерештә катнашучыларның иң яше 21дә, ә иң өлкәне - 45тә. Кросста цех эшчеләре дә, инженер-техник хезмәткәрләр дә катнашты. Филиалның кадрлар бүлегендә хәбәр итүләренә караганда, аларның кайберләре сентябрь аенда ГТО нормалары тапшырган. Кемдер кросста элегрәк тә катнашкан булган, ә кемнәргәдер бу - тәүге тапкыр көч сынау. Әле моннан берничә ел элек кенә, яшьләр аз булу сәбәпле, мондый чараларда катнашырга теләүчеләрне табуы шактый катлаулы иде. Яңа спирт заводы эшли башлау белән бөтенесе дә үзгәрде. Агымдагы елның апрелендә эшкә кабул ителгән 80 кешенең яртысы яшьләр.

    Оешмадагы спорт традицияләре дәвам итә: 2 нче октябрьдә "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте филиалларының җыелма командасы спортчылары "Казан Бизнес Лига"сында - Татарстан башкаласы предприятиеләре командалары арасындагы футбол ярышында катнашачаклар.

    "Милләтләр кроссы" - спортның җәйге төрләре буенча Россиядәге иң массакүләм ярыш. Татарстан башкаласыннан тыш, узышлар Россиянең тагын 79 шәһәрендә узды. Татарстан узган ел "Милләтләр кроссы"нда катнашучылар саны буенча илдә лидер булды - 160 мең йөгерешче җыелды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: