Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанлылар ноябрь башында рәттән өч көн ял итәчәк

4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көне, 6сында ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә. Ноябрь башында татарстанлылар дүрт көн рәттән түгел, ә өч көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь көннәре ял көннәре санала, 3 ноябрьдә...

4 ноябрьдә Халык бердәмлеге көне, 6сында ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Ноябрь башында татарстанлылар дүрт көн рәттән түгел, ә өч көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь көннәре ял көннәре санала, 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

4 ноябрьдә - җомга көн Халык бердәмлеге көне, 6сында - якшәмбе көнне ТР Конституциясе көне бәйрәм ителә.

Реклама

Быел 29 сентябрьдә кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы төзәтмәләр кертелгән республика законы нигезендә бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килгәндә Татарстанда өстәмә ял көне бирелми.

Исегезгә төшерәбез: әлеге закон проекты республикадагы бәйрәм көннәренә генә кагыла, федераль күләмдә ул каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев