Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Татарстанда коткаручылар урманда адашкан гөмбәчеләрне тапканнар

    Коткаручылар белән элемтәдә торып ир-атлар урманнан үзләре чыккан. Татарстанда коткаручылар урманда адашкан гөмбәчеләргә чыгарга ярдәм иткәннәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Түбән Кама районы Самоновка бистәсе янында 39 һәм 43 яшьлек ике ир-ат Урганчинск урманына гөмбәгә киткәннәр. Гөмбә җыйганда адашкан...

    Коткаручылар белән элемтәдә торып ир-атлар урманнан үзләре чыккан.

    Татарстанда коткаручылар урманда адашкан гөмбәчеләргә чыгарга ярдәм иткәннәр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

    Түбән Кама районы Самоновка бистәсе янында 39 һәм 43 яшьлек ике ир-ат Урганчинск урманына гөмбәгә киткәннәр. Гөмбә җыйганда адашкан ир-атларга коткаручылар ярдәмгә килгән, алар телефон буенча гөмбәчеләрнең маршрутларына төзәтмә керткән. Нәтиҗәдә адашкан гөмбәчеләр Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре каршына килеп чыккан.

    Гөмбәчеләр зыян күрмәгән һәм медицина ярдменнән баш тартканнар. Коткаручылар ир-атларны үз автомобильләре янына алып барганнар һәм алар мөстәкыйль рәвештә өйләренә юнәлгәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: