Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Татарстанда көн дәвамында томанлы һава торышы сакланачак

    Көндез 1-6 градус салкын, юлларда - бозлавык, кар көртләре. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде. Татарстан һәм Казан территориясендә 6 гыйнварда көн дәвамында томан булачак, күз күреме 500 метрдан да азрак тәшкил итәчәк. Көндез кар явуы ихтимал, аерым районнарда юеш кар явуы һәм...

    Көндез 1-6 градус салкын, юлларда - бозлавык, кар көртләре.
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының начарлануы турында хәбәр җиткерде.
    Татарстан һәм Казан территориясендә 6 гыйнварда көн дәвамында томан булачак, күз күреме 500 метрдан да азрак тәшкил итәчәк.
    Көндез кар явуы ихтимал, аерым районнарда юеш кар явуы һәм буран чыгуы мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба исә, урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчәючән җил чыгуы ихтимал.
    Көндез 1-6 градус салкын. Юлларда бозлавык, кар көртләре саклана.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: