Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Татарстанда көчле юл-транспорт казасы: 3 кеше һәлак (ФОТО)

    Авария кичә кич Биектау районында булган. Кичә 16.30да 112 бердәм диспетчерлык хезмәтендә Биектау районында М7 трассасында көчле авария турында хәбәр алынган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте. 820нче километрда DAF йөк фурасы һәм 14нче модельле Лада бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә Лада йөртүчесе һәм аның ике...

    Авария кичә кич Биектау районында булган.
    Кичә 16.30да 112 бердәм диспетчерлык хезмәтендә Биектау районында М7 трассасында көчле авария турында хәбәр алынган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

    820нче километрда DAF йөк фурасы һәм 14нче модельле Лада бәрелешкәннәр.

    Авария нәтиҗәсендә Лада йөртүчесе һәм аның ике пассажиры һәлак.

    Һәлакәт урынына ПСЧ-113 ФПС янгын сүндерүчеләре һәм Россия ГТХМ Казан ПСО коткаручылары килеп җиткән. Һәлак булучыларны изелгән машинадан азат итәр өчен гидравлика авария-коткару җиһазлары кулланылган. Һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: