Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • 24 сентябрь көнне “Татарстан кроссы-2016” узачак

    2016 елның 24 нче сентябрендә Биектау районында "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгереш көне һәм "Татарстан кроссы-2016" республика массакүләм ярышлар кысаларында күп кешеле кросс узышы оештырылачак. Узышны оештыру тәртибе: 9.00дә катнашучылар Биектау муниципаль районының спорт комплексы янында җыелалар һәм теркәләләр. 10.00дә массакүләм кросс узышын ачуга багышланган парад һәм ярышның башлануы. 10.10 -...

    2016 елның 24 нче сентябрендә Биектау районында "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгереш көне һәм "Татарстан кроссы-2016" республика массакүләм ярышлар кысаларында күп кешеле кросс узышы оештырылачак.

    Узышны оештыру тәртибе:

    9.00дә катнашучылар Биектау муниципаль районының спорт комплексы янында җыелалар һәм теркәләләр. 10.00дә массакүләм кросс узышын ачуга багышланган парад һәм ярышның башлануы. 10.10 - 10.50 - узышлар, 11.00 - узышларны тәмамлау парады һәм бүләкләү.

    Тиешле формада язылган һәм табиб, учреждение җитәкчесе имзалаган гаризалар ярышка килгән көнне судьялар коллегиясенә тапшырыла. Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны алдан 2-35-88 телефоны буенча бирергә мөмкин.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: