Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел якташыбыз “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде

Бу тәкъдим белән 11 гыйнварда үткән Диния нәзарәтендә үткән пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды. "Быел күренекле татар дин әһеле, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Аның кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның...

Бу тәкъдим белән 11 гыйнварда үткән Диния нәзарәтендә үткән пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды.
"Быел күренекле татар дин әһеле, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Аның кебек танылган дин әһелләрен белергә, аларның китапларын укырга бу юбилей үзе бер сәбәп. Шуның өчен дә бу елны "Галимҗан Баруди елы" дип үткәрергә тәкъдим итәм һәм рухи мирасыбызны өйрәнергә чакырам", - диде мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның 2 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. (Хәзерге вакытта Биектау районы). Кайбер чыганакларда күренгәнчә, аның туган урыны дип, шул ук уездның Чувашлы авылын атыйлар. Туган урыны турында төрле фикерләр әтисенең Чувашлы авылы мәхәлләсенә каравына бәйле. Ә туган урыны әнисенең туган авылында Кече Кавал авылында. Ул шунда метрика кенәгәсенә дә язылган.
1862 елда Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1875 елда ул укуын дәвам итәргә Бохарага китә. Анда 7 ел укып, дин гыйлемнәрен, аның өстенә хисап, алгебра, геометрия, медицина, табигать буенча белем ала. 1882 елда Казанга кайтып, мәчеттә имам һәм мөдәррис була. Галимҗан хәзрәт бөтен көчен яңа мәдрәсә бинасы салу һәм дәрес бирү эшенә юнәлтә. Гыйлемен һәм тәҗрибәсен арттыру өчен, 1887 елда Мисыр, Истанбул, Хиҗазга сәфәр чыга, андагы олуг галимнәр белән танышып, кыйммәтле киңәшләр ала. Кыска гына вакыт эчендә Баруди халык арасында таныла. Диния нәзарәте аңа мәдрәсә ачарга рөхсәт бирә.
Яшь чагында ук иске төрдәге мәдрәсәнең җитешсезлекләрен татыган сәләтле һәм үткен акыллы Галимҗан Баруди мәгариф эшенең шул чордагы тормышы милләт өчен зарарлы дигән нәтиҗәгә килә." Иске мәдрәсәләр,- ди ул, -төзәтелергә һәм дини юнәлешкә математика һәм табигать фәннәре кушылырга тиеш ". Балаларга гамәли белем бирү ихтыяҗыннан чыгып, галим яшь буынга фәннең төрле тармакларыннан мәгълүмат бирү, сәүдә һәм сәнәгать эшен ныклы өйрәнү мәсьәләсен күтәреп чыга. Дини мәдрәсәләрдән баш тартмаган хәлдә, ул "профессор, фәлсәфәчеләр, инже нерлар" хәзерли торган дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикерне алга сөрә.
Галимҗан Баруди "ысуле җәдиткә" нигезләнгән мәдрәсә ача. Аны әтисенең исеме белән "Мөхәммәдия" дип атый (мәдрәсәне салуга әтисенең ярдәме бик зур була). XIX гасыр азагына инде "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе бөтен Рәсәй мөсел маннары арасында иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә. Мәдрәсәдә укыту җәдитчә, ягъни яңача методика белән алып барыла. Укучылар әлифбадан 3-4 айда укырга-язарга өйрәнәләр. XIX гасыр ахырында җәдит мәдрәсәләрендә, рус мәктәпләрендәге кебек, аяклы парталар, кафедра, кара такталар, тарих география карталары, плакатлар булдырыла.
1917 елда Г.Барудины Диния нәзарәтенә мөфти итеп сайлыйлар.
1920 елда 4288 данә китабын яңа гына төзелгән ТАССРга тапшыра. Әлеге китапханәне әтисе XIX гасырда җыя башлаган була.
Галимҗан Баруди дин эшләре белән шөгыльләнүен гомеренең ахыргы көннәренә кадәр дәвам итә. 1921 елның 6 декабрендә Мәскәү каласында ачларга ярдәм күрсәтү эшләре белән командировкага барган чакта вафат була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев