Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Тамагы тук булганнарга салкыннар куркыныч түгел

    Кыш - кошлар өчен гаять кыен чор. Аларны салкыннар түгел, ә бәлки азык, җим булмау куркыта. Өшемәс өчен аларга җылынырга, ә җылыныр өчен күп энергия сарыф итәргә туры килә. Ә аны даими тулыландырып торырга, җәйге чорга караганда ешрак һәм күбрәк тукланырга кирәк. Мәрхәмәтле кешеләр суык көннәрдә аларны ашату урыннары ясыйлар,...

    Кыш - кошлар өчен гаять кыен чор. Аларны салкыннар түгел, ә бәлки азык, җим булмау куркыта. Өшемәс өчен аларга җылынырга, ә җылыныр өчен күп энергия сарыф итәргә туры килә. Ә аны даими тулыландырып торырга, җәйге чорга караганда ешрак һәм күбрәк тукланырга кирәк. Мәрхәмәтле кешеләр суык көннәрдә аларны ашату урыннары ясыйлар, җимлекләр эләләр.

    "Аленушка" балалар бакчасында ата-аналар өчен ел саен "Кошлар ашханәсе" дигән конкурс уздырыла. Анда өлкәннәр балалар белән бергә кул астындагы әйберләрдән җимлекләр ясыйлар. Аларның зурлыгы безнең якларда кышлаучы кошларга туры килерлек булырга тиеш.

    Җимлекләр әзерләү төзү-кору күнекмәләре алу өчен балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең бер өлеше булып тора. Бу гамәл белән без балаларыбызны хезмәтне яратырга, нәни дусларыбыз турында кайгыртырга өйрәтәбез.

    Өлкәннәр ясаган җимлекләрен балалар белән бергәләп бакча территориясендә үсеп утыручы агачларга элделәр. Көн саен һавада йөрергә чыкканда балалар үзләре белән кошларга азык: ашлык, икмәк кисәкләре, көнбагыш, тары алалар.

    Реклама

    Ишегалдында йөргәндә без кошларны күзәтәбез, аларның сайравын тыңлыйбыз. Шушы сайраулары белән алар безгә рәхмәт әйтәләр кебек тоела. Кышлаучы кошлар, аларның тормышы, канатлы дусларга карата мәрхәмәтле булу, аларга ярдәм итү зарурлыгы турында балалар белән әңгәмә корабыз. Кошлар турында табышмаклар чишәбез.

    Зәһәр суыкларда кошларның әле бер тәпиләрендә, әле икенчесендә басып торуларын күрергә туры килә. Алар менә шулай тәпиләрен канат астына тыгып җылыталар. Балалар үзләренең күзәтүләрен хәрәкәтчел уеннарда кабатлыйлар.

    Мондый күзәтүләр балага кошларны якыннанрак белергә дә ярдәм итә, аларның төрләрен аерырга, тере табигатьне яратырга, аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга да өйрәтә. Кечкенәләр мондый мавыгуларны, "нәни галимнәр" булуны бик яраталар. Без, тәрбиячеләр дә аларның әйләнә-тирә мохит белән кызыксынуларын хуплыйбыз, аларга этәргеч бирәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: