Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугышчан медальләр дә, хезмәт өчен бирелгәннәре дә бер металлдан коелган

23 февральдә илебездә Россиянең героик үткәненә кагылышы булган барлык буыннарга хөрмәт йөзеннән Ватан сакчылары көне билгеләп үтелә. Ватан сагына басу чын ир-егетләр өчен җир йөзендә яшәү, сулау кебек үк табигый күренеш. Һәр буын да ныклыкка сынауны үзенчә уза. Иртәме-соңмы аның өчен иле, йорты, гаиләсе өчен җаваплылыкны үз өстенә алыр сәгать килеп җитә.

Агымдагы елның 13 февралендә ветераннарның район Советы инициативасы белән районның Туган якны өйрәнү музеенда шушы әһәмиятле датага багышлап, ветераннар очрашуы уздырылды. Очрашуга мактаулы кунаклар итеп Советлар  Союзының Кораллы көчләрендәге хезмәте яки тыныч чордагы тырышлыгы белән Туган илен яратуын раслаган, үзенең иң күркәм сыйфатларын күрсәткән  ветераннар чакырылды. Очрашу, матур итеп аралашып, дустанә, җылы мөнәсәбәтләрдә узды. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы чор балалары – безнең өчен иң мөһиме – патриотлык турында ихлас күңелдән сөйләшү барды. Әлеге чарага җыелучылар хәтер төпкелләрендәге вакыйгаларны, хәрби традицияләрне, Россия Федерациясе  Кораллы Көчләренең данлы тарихын искә төшерделәр. Яшьлекләре бөек көрәш барган елларга туры килгән әтиләрен сагынып искә алдылар. Алар Бөек Ватан сугышы елларында илебезне кан коеп һәм тир түгеп якладылар. Солдатта булган елларны, армиядәге дусларын сагынып һәм моңсуланып искә алдылар, Ватан сакчыларының данлы юлын дәвам иттергән  уллары һәм оныклары өчен горурлануларын яшермәделәр. Һәр ветеранның да әйтер сүзләре, горурланырлык сәбәпләре бар иде.

Олы Кавал авылыннан Фоат Камалиев авыл хуҗалыгында 42 ел, шуларның 20 елын тракторчы булып эшләгән. Хезмәттәге казанышлары өчен ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы, ә 1980 елда “Социалистик ярышта  җиңүче” билгесе белән бүләкләнгән. Аның әтисе Абдулла Камалиев 1941-1945 елларда Төньяк флотта көрәшкән һәм җиңү яулап, туган авылына әйләнеп кайткан. Сугышчан бүләкләргә лаек булган.

Сасмак авылыннан Минһаҗетдин Гыйльметдинов хәрбиләрнең зур династиясе вәкиле: әтиләре Гыйльметдин абый сугыш елларында артиллерия гаскәрләрендә көрәшкән, сугышчан бүләкләргә лаек булган. Минһаҗетдин үзе Усьман шәһәрендә эчке гаскәрләр составында хәрби хезмәт узган, улы Марат һәм оныгы Булат хәрби бурычларын үз вакытында РФ Кораллы Көчләре составында  үтәгәннәр. Минһаҗетдиннең хезмәт стажы 40 елдан артып китә, шул исәптән 21  елын тракторчы булып эшләгән. Хезмәте өчен орденнар һәм медальләр, шул исәптән “Почет билгесе” һәм Хезмәт Кызыл Байрагы  орденнары белән бүләкләнгән.

Ямаширмә авылыннан Халит Яруллин авыл хуҗалыгындагы хезмәткә 40 ел гомерен багышлаган. Нәтиҗәле хезмәте өчен күп тапкырлар үзе эшләгән тармактан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Аның әтисе Хәсән абый Яруллин данлы Ленинград сакчылары арасында көрәшкән, өенә сугышчан бүләкләр белән әйләнеп кайткан. Халит хәрби хезмәтне совет  гаскәрләре  составында Германиядә узган.

Шәпше авылыннан Илгизәр Салихов хәрбиләрнең зур династиясеннән. Аның әтисе Гата абый Бөек Ватан сугышында катнашкан, Илгизәр үзе хәрби хезмәтне Казахстанда (Байконур) ракета гаскәрләре составында узган, уллары һәм оныгы да Туган ил алдындагы изге бурычларын үтәгәннәр – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафында хезмәт иткәннәр. Илгизәр авыл хуҗалыгында 40 ел эшләгән, югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Дөбьяз авылыннан Хатыйп Фатыйх улы Зарипов һөнәре буенча укытучы, хезмәт стажы 40 елдан артып китә. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” дигән күкрәк билгесе һәм СССР Мәгариф министрлыгының  Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Хатыйп хәрби хезмәтне СССРның стратегик гаскәрләре составында Уралда узган. Аның әтисе Фатыйх Зарипов 1942 елда Бөек Ватан сугышы фронтларында хәбәрсез югалган. Улы Марат Россия Федерациясе Кораллы көчләре составында Мәскәү янында  хезмәт иткән.

Реклама

Биектау авылыннан Данил Галләмов 40 еллык хезмәт стажына ия. Югары казанышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән. Ул Галләмовларның хәрби династиясе вәкиле. Аның әтисе Хисмәт абый Галләмов  Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугышчан бүләкләр кавалеры. Данил үзе хәрби хезмәтне  Украинада авиация  частендә узган.

Дәбьяз авылыннан Хафиз Гыйниятуллин  төзелеш тармагына гомеренең 40 елын багышлаган. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен үзе эшләгән тармактан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул ракета установкалары төзелешендә Казахстанда төзелеш гаскәрләре  составында хезмәт иткән еллары турында горурланып сөйләде, армия хезмәтнең ни дәрәҗәдә мөһим булуына тукталды, армиядә бергә хезмәт иткән дусларын искә алды. Аның әтисе Һидият абый Бөек Ватан сугышы елларында  Калинин һәм Белоруссия фронтлары составында көрәшкән, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Җиңүне Германиядә каршылаган.

Әлдермештән Сәлим Гомәровның хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә. Озак еллар буена ул ДОСААФның Биектау бүлегендә эшләде, хәзерге вакытта Әлдермеш урта мәктәбендә автобус шоферы булып эшли. Хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен үзе эшләгән тармактан бүләкләргә лаек булган. Аның гаиләсе әтиләре һәм бөек көрәш барган елларда Сталинград янындагы иң куркыныч көрәшләрнең берсендә катнашкан һәм сугышчан бүләкләргә лаек булган бабалары Абдулла абый белән горурлана.

Очрашуда катнашучылар барысы да Кораллы Көчләр составында хезмәт итүне горурланып тормыш мәктәбе, батырлык мәктәбе дип атадылар. Аларның һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, намусы кушканча эшләгән. Зур хезмәт бүләкләрен дә алар кан коеп һәм тир түгеп яулаганнар. Сугышчан медальләр дә, хезмәт өчен бирелгәннәре дә бер металлдан коелган.

Очрашу мәдәният бүлеге һәм районның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре башкарган җырлар һәм музыкаль чыгышлар белән аралаштырып алып барылды.

Ремира ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев