Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Су тамчысы җәүһәрдән дә кадерле

Урманче авылы халкы эчә торган суның сыйфатыннан зарлана. Моннан бер ел элек авылда кое (скважина) казыганнар иде. Бер ел буе кулланганнан соң суның эчәргә яраклы булмавы ачыклана. Авыл халкы уйга кала: яңа кое казыргамы, әллә булганыннан файдаланыргамы? Җитәкчеләр нинди киңәш бирә?

2019 елның декабрь аенда Урманче авылында су коесы казылган иде. Коены авыл халкы үзара салым акчасына казытты. Һәр кешедән 300 әр сум акча җыелды. Җыелган сумманы 4 тапкырга арттырып, дәүләт тә үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә җыелган 60 мең сум 300 мең сумга әверелә һәм шул акчага акчага кое казыла.

Бүгенге көндә авыл халкы пошаманга калган: суда тимернең дүрт тапкырга артык икәнлеге ачыклана. Димәк, аны эчәргә ярамый. Узган атнада Красносельский авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның җыены узды. Анда Урманче авылыннан да бер кеше катнашты. Җыенда ул килеп туган проблеманы бәян итте.

“Мин сезгә Урманче авылы халкы гозерен җиткерергә килдем, - дип башлады ул сүзен, президиумга мөрәҗәгать итеп. - Бездә су бар, краннан ага. Әмма аны эчәргә ярамый. Суның сыйфатын үзгәртәсе иде”.

Президиумда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, Красносельский авыл җирлеге башлыгы Илдар Газизов та бар иде.

Сорауга Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин җавап бирде. Аның сүзләренә караганда, күрше бистәдә су проблемасы үзәккә үткән проблема булып тора. Аны хәл итү өчен Урманчеда иң элек инженер-геологик эзләнүләр үткәрергә кирәк.

Реклама

“Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү программасы”нда безнең районда Березовка авылы гына катнашты. Ул вакытта 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. 200 метр тирәнлектә кое казылды. Шуңа да карамастан, су идеаль дәрәҗәдә чиста дип әйтеп булмый”, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәритович.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Фәритович проблемага киңрәк күзлектән карады. Биектау районында гына түгел, тулаем алганда, бөтен республика буенча шундый ук проблема икәненә басым ясады ул. Күп кенә авылларда федераль дәрәҗәдә тыелган, техник максатларда гына кулланыла торган су бердәнбер су чыганагы булып тора. Ул җирлектә сыйфатлы су, гомумән, юк.

“Ә геологик үзенчәлекләр аз гына бюджет белән яхшы сыйфатлы су табып булмаганын күп тапкырлар раслады инде, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин. - Аерым алганда, Урманче авылы проблемасын мөмкин булганча хәл итүгә без республиканың экология министрлыгы белән бергәләп алынырбыз. “Геоцентр”га да мөрәҗәгать итәрбез. Шул рәвешле мәсьәләне чишү юлларын эзләрбез. 200 метр тирәнлектән суыртылган суны чистарту өчен зур гына чыгымнар таләп ителә. Андый суның 1 кубометры 300 сумга төшәчәк. Ә Биектау районында ул бүгенге көндә уртача 30 сум тәшкил итә. Мондый тариф белән берничек тә килешеп булмый. Чөнки коммуналь хезмәтләр предприятиесе бөлгенлеккә төшәчәк”, - дип тәмамлады сүзен Марат Мансурович.

Красносельский авыл җирлегендә узган җыеннан соң, шул ук көнне халык җыеннары Әлдермеш, Каенлык авылларында да узды. Анда да халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде һәм район җитәкчелегеннән аларны хәл итүдә ярдәм сорады. Авылларда узган һәр җыенда район үсешендә актив катнашкан, фидакарь хезмәт куйган кешеләргә Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов ихтирам һәм хөрмәт йөзеннән мактау кәгазьләре тапшырды, эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев