Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Спортның тылсымлы көче бар

Кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да һәм гаиләләрне тагын да берләштерә, туплый торган бер көч бар - ул спорт.

Иртәнге сәгатьләр генә булуына карамастан, райондагы Боз сараеның әйләнә-тирәсе спорт сөючеләр белән гөрләп тора. Балаларын спорт сараена алып килгән әниләр вакытны бушка әрәм итми - машиналарыннан чыгалар да, паркка физик күнегүләр ясарга кереп китәләр. Көн саен сәгать 6да Боз сарае каршында очрашып, алар күнегүләр программасы белән танышалар. Һәрберсенә мускулларны күбрәк хәрәкәткә китерә торган күнегүләр кирәк. Ә кызлар бу вакытта фигуралы шуу түгәрәгендә шөгыльләнә.

Динара Артемьева әниләр группасының иң актив әгъзасы булып тора. Узган ел ул 42 километр араны йөгереп үтә. Кызларын Боз сараена йөртүче башка әниләр дә аның башлангычын күтәреп ала. Гыйнвар аенда гомуми күнегүләр башлана. Кемдер көненә 1 километрдан башлый, кемдер 5 километрны җиңә. Монда һәркем үз километры белән горурлана.

“Без бирегә атнага 3 тапкыр киләбез, - ди Динара Артемьева. - Чөнки балаларыбызның фигуралы шуу буенча дәресләре иртәнге җиденче яртыда башлана. Балаларыбызны көткәндә без машина урындыгына ябышып утырмыйбыз - йөгерергә чыгабыз. Һава торышының нинди булуы да безгә комачаулык тудырмый. 30 градуслы салкында да җәйге кроссовкаларда йөгерәбез - туңмыйбыз. 30 градус җылыда да без хәрәкәттә”.

Вакытны бушка уздырмас өчен генә башланган күнегүләр профессиональ спортта гына була торган нәтиҗәләргә дә китергән. Бүгенге көндә әниләрнең күкрәгендә берничә медаль ялтырый. Чөнки кызлар җәйге һәм кышкы марафоннарның берсен дә калдырмый йөгерергә чыга. Агымдагы елның апрель аенда Иннополиста узган марафонда алар лаеклы урыннарны алдылар.

Реклама

“Иннополис марафонында стартка чыккач та көчле яңгыр башланды. Әмма безгә бу яңгыр көч кенә өстәде, темп та артты. Финишка килгәндә һава торышы кояшлы, коры булганда да киемнәр сыгып алырлык була иде. Ә бу көнне безнең өстән су агып торды. Шуңа да карамастан, барыбызның да кәеф яхшы иде, - дип дәвам итте сүзен Динара Артемьева. - Безнең командада күп балалы әниләр дә бар. Көндәлек күнегүләр аларга бала тапканнан соң яңадан формага килергә ярдәм итә. Кыска гына вакыт эчендә дә әниләр үзләренең җиңеләеп калганын сизә, аларның буй-сыннары гына түгел, эчке дөньясы да уңай якка үзгәрә - кәефләре күтәрелә, эчке киеренкелек югала”.

“Кайчандыр 3 километр дистанция миңа бик озын, минем көчем җитә алмаслык ара булып тоела иде. Даими күнегүләр ярдәмендә мин бүген 20 километрдан артыграк та йөгерә алам”, - ди Мария Рәхимҗанова.

Фигуралы шуучы кызларның һәрберсе бүген үз әнисе белән хаклы горурлана. Чөнки аларның барысында да сылу гәүдә, спортчыларга гына хас җиңеллек, ә йөзләреннән елмаю китми. Спорт балаларны гына түгел, аларның әниләрен дә берләштерде, дуслаштырды, һәрберсенә физик һәм рухи көч бирде.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев