Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “СозвездиеЙолдызлык” үзенә иң талантлыларны җыя

    Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә “СозвездиеЙолдызлык” республика бәйгесенең беренче этабы узды. Заманның эстрада сәнгате фестивале Россиядә иң эреләрдән санала һәм Татарстан яшьләренә үзләренең иҗади омтылышларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

    Дина Камалиеваның “Йолдызлык”та беренче тапкыр катнашуы. Әти-әнисе белән Казанда яшәвенә карамастан, җыр сәнгате белән шөгыльләнергә ул Биектау авылында урнашкан “Балкыш” Балалар иҗаты йортына йөри. Җыр текстларын аңа әбисе язып бирә, ә костюмнарны әнисе тегә, ә кыз исә, бөтен күңелен, буш вакытын яраткан мавыгуына бирә.

    - Әлеге бәйгенең күңелемдә нинди хис-тойгылар уятуын сүзләр белән генә аңлатып бирерлек түгел. Миңа шулкадәр ошый. Әле мин беренче генә тапкыр катнашам, шунлыктан башта дулкынландым, ә инде сәхнәгә чыккач дулкынланулар онытылды һәм чыгышым үземә дә ошады, - дип, Дина Камалиева сөенүен белдерде.

    Иҗади мөмкинлекләргә карап сайлап алу берничә яшь төркемендә уздырыла. Шуның нәтиҗәсе буенча хореография, вокаль ансамбльләр, вокал-соло һәм конферанс номинацияләрендә җиңүчеләрне билгелиләр. Район этабының жюри әгъзалары конкурска барасы балаларны бик җентекләп сайлыйлар. Биектау авылында 56 гариза бирелгән булган, зона этабына шуларның 35е генә узган.

    Реклама

    - Сайлап алуга таләпләр югары. Гадәттә балалар ике тур узалар. Монысында бер тур белән генә чикләндек һәм шуңа күрә тәкъдим ителгән бөтен репертуарны тыңлыйбыз. Бәйгегә чыгарырлыкмы икәнлеген ачыклау өчен өстәмә җырлар да соратып алабыз. Гадәттә ялгышмыйбыз. Безнең катнашучылардан бик күп кеше зона турына да, киләсе республика турына да уздылар, - дип сөйләде “Созвездие-Йолдызлык” район этабының жюри әгъзасы Зөлфия Сәфәргалина.

    Сүз уңаеннан быел зона турының безнең районда узачагын әйтеп китү дә урынлы булыр. Чама белән март урталарында Шәпше мәдәният йортына “Созвездие-Йолдызлык”ның республика бәйгесе финалына узарга теләүче йөздән артык кеше җыелыр.

    Эрнест АБДУЛАЕВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: