Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Сорау бир һәм җавап ал

    Кичә 27 август Биектау районының Дөбъяз, Алан- Бәксәр, Зур Битаман авылы халкы депутатларга ъз сорауларын җиткерә алды. Сайлау алды агитация программалары белән "Бердәм Россия" сәяси фиркасы Татарстан Республикасы буенча йөрүен дәвам итә. Халык үзенең гозерләрен, сорауларын һәм теләкләрен әлеге сайлау алды чорында җиткерергә мөмкин. Халык белән сөйләшер өчен өстәл куела,...

    Кичә 27 август Биектау районының Дөбъяз, Алан- Бәксәр, Зур Битаман авылы халкы депутатларга ъз сорауларын җиткерә алды. Сайлау алды агитация программалары белән "Бердәм Россия" сәяси фиркасы Татарстан Республикасы буенча йөрүен дәвам итә. Халык үзенең гозерләрен, сорауларын һәм теләкләрен әлеге сайлау алды чорында җиткерергә мөмкин. Халык белән сөйләшер өчен өстәл куела, шунда ук депутатларның сайлау алды программалары, буклетлар һ.б.лар куела. Әлеге агитация автобусы Биектауга 11 сентябрьдә кайтачак. Киләсе очрашу Бөреле, Иске Казан, Мүлмә җирлекләрендә булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: