Соңгы кисәтү!
Биектау районында бурычлы оешмаларның Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына булган бурычларын киметү буенча ведомстволар арасындагы эш комиссиясе утырышы булды. Утырышта 3 нче номерлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе җитәкчеләре, прокуратура вәкилләре, суд приставлары хезмәте һәм Биектау районы администрациясе вәкилләре катнашты. Комиссия уздыруның максаты- булган бурычларны киметү, бурычларны кайтаруның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм...
Биектау районында бурычлы оешмаларның Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына булган бурычларын киметү буенча ведомстволар арасындагы эш комиссиясе утырышы булды. Утырышта 3 нче номерлы федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе җитәкчеләре, прокуратура вәкилләре, суд приставлары хезмәте һәм Биектау районы администрациясе вәкилләре катнашты.
Комиссия уздыруның максаты- булган бурычларны киметү, бурычларны кайтаруның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм 2016 елгы бюджет керемен карау. Комиссиягә барлыгы 35 оешма һәм шәхси эшмәкәр чакырылган. Утырышта 2016 елның 1 сентябренә кадәр бурычлар түләнергә тиешлеге әйтелде. Түләнмәгән очракта, бурычлары булганнарны мәҗбүри рәвештә түләттерәчәкләр, эшләр банкротлыкка чыгуга кадәр килеп җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев