Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Шушы яктан, шушы туфрактан без...

    Туган җиренә яшьтән үк кендеге белән береккән кешеләр була. Туган нигезен, туган авылын ярату, якташларын ихтирам һәм хөрмәт итү хисе кеше күңеленә ничек һәм кайчан салына икән?

    Андый хисне баласының гомере буена җитәрлек итеп тәртипле әти-әни генә бирә аладыр. Һәр гаилә игелекле, ярдәмчел, тырыш балалар үстерсә, һәр авылның, һәр районның үзенең Ринаты булса, туган җирнең киләчәге дә өметле була. Гомере буе үзенең кендек каны тамган газиз җирен, газиз туфрагын яшәртергә сүз биргән, аны өзелеп яраткан Ринаты бар Биектау районының. Моңа кадәр безнең газета битләрендә аның эшлекле әңгәмәләре, проблемалар турында әйткән аерым сүзләре генә басылып килде. Без аңа һәрвакыт теге яки бу мәсьәлә буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Ә аның йөрәге зур, күңеле киң, тәҗрибәсе бай - беркайчан да ярдәменнән ташламаганын яхшы беләбез. Аның һәр фикер сөрешендә: “безнең Биектауда, Биектау кешеләре, Биектауда эшләнгән, Биектауда чыккан, Биектауда туган” дигән, горурланып әйткән сүзләр генә ята.

    Якташыбыз Ринат Сабирҗановка 55 яшь. Ике матур саннан торган юбилей нисбәтеннән генә түгел, туган җирендә башкарган иксез-чиксез хезмәтләре өчен аңа район халкы ике “5”ле билгесе куяр иде бүген. Моңа безнең иманыбыз камил. Сез якташларыгыз каршында туган җиргә намуслы хезмәт итү, милләт, туган тел, милли мәдәният идеалларын бар кыйммәтләрдән дә өстен куюыгыз белән ихтирам казандыгыз.

    Ринат кечкенәдән үк иҗатка гашыйк булып үсә. Ул мәктәп, авыл сәхнәләрендә чыгыш ясый, музыка белән шөгыльләнә.

    “Әти-әнием колхозда эшләделәр, әмма алар үзләре дә җыр-музыкага гашыйк кешеләр иде, - ди Ринат Рәшитович. - Аларның бу сыйфаты миңа да күчкән. Мин җырчы булырга хыялландым, мәктәпне тәмамлагач музыка училищесына укырга керергә теләдем. Әмма яшьлек хыялларым тормышка ашмыйча калды. Махсус музыка мәктәпләрендә укырга мөмкинлек булмады минем”.

    Ринат Казан дәүләт педагогия институтына - татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Институтта укыганда үзенең булачак хәләл җефете Галия белән таныша. Яшь гаилә 1987 елда Казаклар авылына кайтып төпләнә. Биредә алар икесе дә мәктәпкә укытучы булып урнаша. Биектау дип яшәгән, бөтен тормышын район язмышына багышлаган хезмәт юлы аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрә. Читтән караганда дәрәҗәле, мактаулы урын. Район халкының мең төрле эреле-ваклы проблемалары нәкъ менә шул социаль мәсьәләләр буенча урынбасарга килеп өелә. Язмыш аңа йөкнең авырын сайлый - күтәрә белгәнгә күрә. Авыллардан, кырлардан кайтып кермәгән чаклары бихисап аның. Биектау авылларында яшәүче һәр кешене танып белә ул, һәрберсенең хәләхвәлен сораша, гозерләрен тыңлый, үти.

    Ул эшли башлагач Биектауның мәдәни тормышы да тамырыннан үзгәрә. Биектаулылар моңлы да, талантлы да, тырыш һәм булдыклы да халык икәнен күрсәтү өчен район Башлыгы ярдәме белән уздырылган фестивальләр, республикакүләм “Түгәрәк уеннар”, Сабантуйлар, спорт бәйрәмнәре, район юбилее тантаналары - уйлый-саный китсәң, болар гына да түгел әле. Ел саен район авылларында яңа мәдәният йортлары сафка баса, район үзәгендә сәнгать мәктәбе эшләп килә, Боз сарае, спорт комплексы. Аларның һәрберсендә мәдәни һәм спорт тормышы кайнап тора. Районда акыллы, талантлы яшьләр үсә. Чөнки биредә орлык уңдырышлы җиргә төшә - шартлар тудырылган.

    Ринат Рәшитович үз куллары белән Биектау районы тарихы, аның күренекле шәхесләре, эшлекле кешеләре, аның сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы тармагы да турында энциклопедик китап чыгаруда башлап йөри, район турында брошюралар чыгара. Үзе эшләп, район язмышы өчен йөрәк җылысын да, сәламәтлеген дә кызганмаган кеше генә аңлар бу тормышны.

    Бу сүзләрдән соң Ринат Рәшитович тыйнак кына итеп әйтеп куяр сыман: бу эшләр команда белән эшләнгән эшләр, районыбыз Башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллинның бетмәс-төкәнмәс идеяләрен тормышка ашыру барышында эшләнгән эшләр. Хак сүзләр. Үз яныңа булдыклы, инициативалары ташып торган, сине ярты сүздән аңлый ала торган төпле, мәгънәле кешеләр туплый белү дә талант эше. Районның мәдәният өлкәсендә эшли торган хезмәткәрләре барысы да үз эшенең осталары. Моның шулай икәнлеген республиканың, илебезнең төрле кыйтгаларында чыгыш ясап, призлы урыннар яулап кайткан яшь талантлар дәлилләп тора.

    Район тормышында бер генә кечкенә мәсьәлә дә юк. Алдагысы тагын да мәшәкатьлерәк кебек. Ринат Рәшитович районда матур мәдәният сарае төзетү турында хыяллана. Сәхнәсе дә, тамаша залы да зур булырга тиеш аның. Рәхәтләнеп, иркенләп иҗат итәргә киңлек, мәйдан кирәк. Мәдәният сараеның проекты да бар, республика җитәкчелеге белән килешенгән дә инде. Процессны пандемия дигән афәт кенә туктатып тора. Шик юк - мәдәният сарае да булыр. Ринат Рәшитович кебек, күркәм эшләре белән район җитәкчелегенең, район халкының ышанычын яулаган булдыклы ир-егетләр булганда матур киләчәккә өмет бар.

    Ринат Сабирҗановның туган җире Биектау өчен багышлаган бөтен тормышы һәм эшчәнлеге бәрабәренә алган мәртәбәле исемнәре бар. 2009 елда Ринат Рәшитович “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була, ә 2015 елда республика Президенты Указы нигезендә “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә. Әмма Биектау муниципаль районының Алтын күкрәк билгесе һәм Биектау муниципаль районы үсешенә керткән фидакарь хезмәте өчен алган медале Ринат Рәшитович өчен иң мәртәбәле, иң кыйммәтле һәм иң кадерле бүләкләр.

    Сәхнәдә үскән егет бүген дә сәхнә тота. Ринат Рәшитович бик матур җырлый, шигырьләр, җырлар иҗат итә. Улы Эльнар да әтисе кебек иҗат кешесе. Әмма аның үз сукмагы. Педагогия институтының музыка факультетын тәмамлый ул. Татар эстрадасының күренекле артисты дәрәҗәсенә күтәрелде. Кызы Зилә дә педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала. Ул Биектауның 4 нче урта мәктәбендә инглиз теле укыта.

    Галия ИЛДАРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: