Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәпше авыл җирлеге башлыгы белән әңгәмә

Ярый әле бездә авыллар бар! Туфрагында эре бодайлары, болыныда эскерт куеп йөргән агайлары, урамында тәгәрәп үскән малайлары бар. Әмма бүген яшь кызлары элеккечә чишмәләрдән су ташымый, әниләре мичкә ягып ипи пешерми, кичке урамда тальян гармун моңнары да ишетелми. Тик шулай да авыл барыбер ямьле. Чишмә суы өйгә килгән, ипие дә...

Ярый әле бездә авыллар бар! Туфрагында эре бодайлары, болыныда эскерт куеп йөргән агайлары, урамында тәгәрәп үскән малайлары бар. Әмма бүген яшь кызлары элеккечә чишмәләрдән су ташымый, әниләре мичкә ягып ипи пешерми, кичке урамда тальян гармун моңнары да ишетелми. Тик шулай да авыл барыбер ямьле. Чишмә суы өйгә килгән, ипие дә кибеттә генә. Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бар. Шәпше авыл җирлегенең бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылның үсеше һәм яңарышы турында газета укучыларыбызга Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков сөйләде. Әңгәмәне безнең хәбәрчебез Алия Хәйретдинова алып барды.
- Владимир Анатольевич, бүгенге көндә безнең яшәеш көне-сәгате белән үзгәреп тора. Ә Шәпше авылы әлеге үзгәрешләр заманында нинди юнәлештә үсә? Башлык буларак, Сез үзегез нинди юнәлешкә өстенлек бирәсез?
- Безнең авыл районда гына түгел республикада иң зур авылларның берсе булды һәм бүген дә шулай булып кала. Әлбәттә, үсеш, үзгәрешләр дигәндә, аның өстенлекле юнәлешләре дә бар. Шәпше авылында элек-электән авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алган. Бездә эре һәм икътисади яктан көчле генә "Урак һәм чүкеч" хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкка килгәндә, без крестьян-фермерлык хуҗалыклары, яшелчәчелек тармагы үсешенә игътибар бирәбез. Районның шәһәр арты биләмәләрендә урнашуы сәбәпле җитештерелгән продукцияне сату әллә ни кыенлык тудырмый. Бүгенге көндә үзебездә җитештерелгән чималны үзебездә үк эшкәртү юнәлешен үстерергә ниятлибез. Моның өчен җитештерү мәйданнары булдырабыз. Безнең авылда андый юнәлеш өчен җирлек бар. Бүгенге көндә пилмән ясау, кондитер эшләнмәләре цехлары эшләп килә. Әлбәттә, мондый цехлар күбрәк булсын иде дигән теләктә яшибез һәм шул юнәлештә эшлибез дә.
Авылда тормыш-көнкүреш шартлары да яхшыра бара. Авылның инфраструктурасын яңарту өстендә даими эшләр алып барыла. Авыл кечерәйми, киресенчә, үсә генә бара. Шуңа күрә төзекләндерү, чистарту, юллар салу, су һәм канализация торбаларына ремонт ясап тору кебек эшләр кичектерүгә дучар ителми. Бу эшләргә аерым игътибар.
Авыл бит әле ул инфраструктура белән генә түгел кешеләре белән дә ямьле. Авылның киләчәге турында хыялланасың икән яшьләр белән эшләүне беренче планга куярга кирәк, дип уйлыйм мин үзем. Балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә кирәк, дисәм кайберәүләр "буш сүз сөйли" дип уйларга мөмкин. Әмма без мәктәп белән бу юнәлештә даими рәвештә эшлибез. Яшьләрне спортка җәлеп итү, аларда сәламәт яшәү рәвешенә, туып үскән җиргә, аның табигатенә, тарихына мәхәббәт тәрбияләү бездә конкрет чаралар аша тормышка ашырыла. Яшьләр белән гөрләп, яшәреп торган авыл нинди генә конкурентлык шарларында алга таба үсәчәк.
- Бүгенге көндә республикада шәхси ярдәмче һәм фермерлык хуҗалыкларын үстерү, авыл халкына товар җитештерүдә ярдәм итү юнәлешендә бик күп төрле программалар эшләп килә. Әлеге программалар турында Шәпше авылы халкы хәбәрдармы, халык программалардан файдаланамы, ярдәм сорап киләме?
- Әлбәттә авыл халкы республика программаларыннан хәбәрдар. Безнең авыл җирлегендә крестьян-фермерлык хуҗалыгы эшләп килә. Аның хуҗасы грант отты, трактор алды, фермасын төзекләндерде, сыерлар алды, бүгенге көндә товарлыклы сөтчелек бизнесын тагын да киңрәк күләмдә җәелдерү турында хыяллана. Халык ярдәмче хуҗалык өчен җир мәйданы да сорап килә. Әлбәттә, андый эшкуарлар өчен бернинди киртәләр юк, без аларга иң беренче чиратта ярдәм итәргә тырышабыз.
- Үзарасалым - моннан ике еллап элек авыл халкының авырткан җире иде. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә аллергия башлана иде. Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әмма күпчелек җиңә бара. Чөнки республика авылларында бу чын мәгънәсендә "алтын" программаның "тәмен" белеп өлгерделәр инде. Юллар салына, коммуникацияләр үткәрелә, урамнар яктыртыла, авыл төзекләндерелә. Ә Шәпше авылында бу программа буенча нинди эшләр башкарылды?
- Бик дөрес билгеләп үттегез, бу бик акыллы программа. Мондый программалар өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт кенә әйтәсе килә. Быел авылның 95% кешесе үзарасалым проектында катнашты. Бу акчага без авыл урамнарына асфальт юл салырга, паркны төзекләндерергә, матурларга уйлыйбыз. Узган елгы акчага зур гына бер урам юлына вак таш түшәгән идек.
- Билгеле булганча, Биектау районы президент программаларында да актив катнаша. Андыйлар утызлапка җыела. Сезнең авыл җирлеге бу программаларда катнашамы? Мин бу сорауны социаль-мәдәни объектлар төзелешенә басым ясап бирүем.
- Әлбәттә, безнең авыл гына искәрмә буларак мондый әһәмиятле программалардан читтә торып кала алмый. Полиция йорты сафка басты, безнең авылның полиция хезмәткәре анда үзенең гаиләсе белән яши. Күптән түгел универсаль спорт мәйданы булдырылды. Районда иң уңайлы һәм иң яхшы мәдәният йорты да бездә. Без аны нәкъ менә шул республика программасы кысаларында төзекләндерүгә, яңартуга ирештек. Бүген без мәдәният йортында бик күп чаралар уздырабыз. Биредә район һәм республика дәрәҗәсендәге мәдәни чаралар да үткәрелә. Ел саен күпфатирлы йортларга ремонт үткәрәбез. Узган ел 50 ел ремонт күрмәгән балалар бакчасын төзекләндердек.
- Авыл халкы республика, президент, район хакимияте тарафыннан ясалган мондый ярдәмгә рәхмәтлеме?
- Халык, әлбәттә, моны күрә, тоя. Кеше белән эшләгәндә төрле хәлләргә юлыгасың, аңламаганнары да була арасында. Әмма эш эшләнеп беткәч, әле ул эш авылны ямьләп тора торган матур да булса, халык килеп рәхмәт әйтә.
- Бүгенге көндә авыл тормышында нинди проблемалар бар? Ул проблемаларны хәл иткәндә халык ярдәмен тоясызмы?
- 100 процент аңлашуга ирешү өчен 2 генә ел түгел, бик күп еллар эшләргә кирәктер, мөгаен. Күпчелек аңлый, ярдәм итә. Проблемалар бар, әлбәттә. Бюджет мәсьәләсендә дә, авылны төзекләндерү буенча да. Без болар өстендә эшлибез, шуның өчен сайланып та куелганбыз. Иң мөһиме, халык белән аңлашып эшлибез.
- Соңгы сорау. Биектау районында искергән, анда яшәү куркыныч булган өйләрне сүтеп, халыкны яңа торак белән тәэмин итү юнәлеше бүгенге көндә өстенлекле проблемаларның берсе булып тора. Сезнең авылда бу проблема бармы һәм аны чишү юлларын күзаллыйсызмы?
- Бу бик зур һәм әһәмиятле эш. Бездә дә бар андый өйләр. "Алма пеш, авызыма төш" дип районнан килгән ярдәмне генә көтеп утыра торган замана түгел. Без үзебез дә тырышырга тиеш. Йорт хуҗалары белән очрашабыз, төрле вариантлар тәкъдим итәбез, бер фикергә килергә тырышабыз. Якын елларда безнең авылда мондый проблема калмас, дип уйлыйм.
- Владимир Анатольевич, белүебезчә, Сез Шәпше авыл җирлеге башлыгы булып әле ике генә ел эшлисез. Киләчәктә дә нәтиҗәле генә эшләячәгегезгә һич шик юк. Сезгә барытик уңышлар гына телисе кала. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев