Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Шартлаучан матдәләрне законсыз саклаган өчен эш кузгатылды

    Биектау районы прокуратурасы 51 яшьлек М.га карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 222.1 нче маддәсенең 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять (шартлаучан матдәләрне законсыз саклау) кылуда гаепләнә. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, М. 2014 елның 6 декабреннән 2016 елның 23 августына кадәрге чорда, шартлаучан матдәләрне (ШМ)...

    Биектау районы прокуратурасы 51 яшьлек М.га карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 222.1 нче маддәсенең 1 нче өлешендә күздә тотылган җинаять (шартлаучан матдәләрне законсыз саклау) кылуда гаепләнә.

    Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, М. 2014 елның 6 декабреннән 2016 елның 23 августына кадәрге чорда, шартлаучан матдәләрне (ШМ) алуга, саклауга эчке эшләр органнарының тиешле рөхсәте булмаган килеш, белә торып, законсыз рәвештә, шартлаучан матдәләрне саклауда җинаятьчел максатны күздә тотып, мондый матдәләрне саклауның гамәлдәге закон тарафыннан тыелган булуын аңлап, сату максаты куймыйча, аларны полиция хезмәткәрләре тапканга һәм алганга кадәр Биектау районының "Казаньхимстрой" бакчачылык ширкәтендә урнашкан, милек хокукында хатыныныкы булган бакча йортында саклаган.

    Агымдагы елның 23 августында суд карары нигезендә 6.00 дән 7.20гә кадәрге вакытта полиция хезмәткәрләре уздырган тентү барышында М.ның бакча йортында гомуми авырлыгы 111,8 грамм тәшкил иткән, вак кристаллар төсендәге кара матдә салынган банка табып алынды.

    Шартлау-техник суд экспертизасы чыгарган нәтиҗә нигезендә алынган матдәнең сәнәгать шартларында эшләнгән ыргытыла торган шартлаучан матдә - төтенле аучылык дарысы (ДОП) булуы беленде.

    М.га карата килү турында сүз бирү (обязательство о явке) төсендә процессуаль мәҗбүр итү чарасы сайланды.

    Җинаять эше карап тикшерү өчен Биектау район судына җибәрелде.

    Артем НИКОЛАЕВ,

    район прокуроры ярдәмчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: