Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Ә сез үз хокукларыгызны беләсезме?

15 нче мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасында кулланучылар үзләренең фикерләре һәм ризасызлыклары белән Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәләр. Без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Биектау районына караган бүлеге җитәкчесе Марина Егорова белән берничә кибеттә булдык һәм сатып алучылар белән аралаштык.

Бүгенге көндә сораштыруда катнашкан һәр икенче кеше, кулланучы буларак, үз хокукларын белүен ышанып әйтә. Әмма алдан уйланылмыйча, үзеннән-үзе килеп чыккан эксперимент моның нәкъ киресен күрсәтте.

Без сәүдә залларының берсендә йөргән арада күрше залда бер ханым витринадагы товарны төшереп җибәрде һәм ул ватылды. Әлеге сатып алучы шунда ук ватылган банканың акчасын түләргә йөгерде. Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Марина Егорова, кулланучылар хокукларын яклаучы буларак, сатып алучыны туктатты һәм банканы махсус төшереп ватмаган булса, бәясен түләргә кирәк булмавын аңлатты. Әгәр дә әлеге банка кассадан чыкканда ватылса, мәсьәлә башкача хәл ителер иде. Ул чакта инде аның өчен банканы сатып алган кеше җаваплы була.

Кулланучыларга уңайлы булсын өчен Марина Ивановна авылларга үзе бара, сатып алучыларның шикаятьләрен һәм фикерләрен шунда кабул итә. Агымдагы атнаның сишәмбесендә мондый очрашу Бөреле җәнлек совхозында булды. Узган ел Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясенә Биектау районыннан 127 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Быел - 20.

- Шикаятьләрнең шактый кызыклылары бар иде. Бер сатып алучы үзенең май сатып алуы, өенә кайтып карагач, товарның майга охшамаган булуын ачыклавы турында язган. Мондый очракта мин бу сатып алучыга кибеткә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттем. Чек булмау тиешле сыйфатта булмаган товарны саткан өчен акчаны кирекайтарып бирүдән баш тартырга нигез булып тора алмый, - дип сөйләде ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Биектау районына караган бүлеге җитәкчесе Марина Егорова.

Кулыңда чек булмаганда акчаны кире кайтару өчен товарны сатып алган вакытны искә төшерү яки кассада янәшәгездәбулган кешенең раславы да җитә. Сатып алучылар барыннан да бигрәк бәяләрнең дөрес күрсәтелмәгән булуыннан ризасызлык белдерәләр. Товарны кулыңа тотып касса янына киләсең, ә анда аның бәясен ишетеп шаккатасың, ә шүрлектә башка бәя язылган була.

Реклама

- Еш кына сатучылар моны акция инде тәмамланды, ә без бәяләрне алыштырып өлгермәдек дип аңлаталар. Әмма бу сатучыны берничек тә акламый. Сатып алучыга товарны бәясендә күпме күрсәтелгән, шул бәядән бирергә тиешләр, - дип аңлатты ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Марина Егорова.

- Товарның бәясе куелган, әмма товарның үзе булмаган шүрлекләр дә бар. Бүгенге көндә кайберәүләр кибеттән ярмалар һәм шикәр комын өенә ташып кую белән мәшгуль. Озак та үтмәс, кулланучылар үзләре үк пандемия вакытындагы хәлне китереп чыгарырлар. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, ул чакта сатыла торган ашамлыклар күләме буенча кассада чикләүләр булмаган иде.

- Хәзер бөтен кеше сатуда шикәр комы булмаудан зарлана. Аны даими алып кайтып торалар, әмма товарны кибеткә иртән керүчеләр яки вакытына туры килүчеләр алып бетерә. Димәк, ул кешеләр берничә килограмм ала булып чыга. Соңрак килүчеләргә калмый бит инде, - дип аңлатты азык-төлек кибете директоры Алсу Нигъмәтуллина.

Марина Ивановна товарны сатып алырга тыюның кулланучы хокукларын бозу булуын аңлатты. Әмма кибетләр мондый чараны кулланмасалар, дефицит проблемасы килеп туачак. Кибетләргә товарлар көн саен кайтарыла, әгәр дә сатып алучылар ашамлыкларны күпләп сатып алудан туктасалар, бөтен нәрсә дә һәм бөтен кешегә дә җитәчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев