Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Сайлаучылар белән очрашулар узды

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сентябрь аенда узачак сайлаулар алдыннан “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары сайлаучылар белән очрашалар. Биектау районында яшәүчеләр парламентарийлар белән беренчеләрдән булып очраштылар.

Ү з ә к м ә д ә н и я т й о р т ы н д а биектаулыларның “Бердәм Россия” алдан тавыш бирүдә катнашучылары белән очрашуы булды. Җыелучылар алдында Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм барлык кандидатларның да Дәүләт Думасына узарга лаеклы булуларын билгеләп үтте.

- Бирегә бары лаеклылар гына килде. Шундыйларның берсе - Аксубай районыннан минем күп еллардан бирле таныш булган хезмәттәшем Камил Гыйльманов. Яки Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирекович, аның белән бергәләп без район файдасына бик күп мәсьәләләрне хәл иттек, - дип билгеләп үтте Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Һәр кандидатка чыгыш ясауга өч минут һәм очрашуга килүчеләрнең сорауларына җавап бирү өчен дә өч минут вакыт бирелде. Биектаулылар яшь белгечләрне авылга җәлеп итү өчен ярдәм итү чаралары белән кызыксындылар. Бу сорауга Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков җавап бирде. Ул республикада әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирелүен һәм “Земство докторы”, “Земство укытучысы” кебек программалар ярдәмендә авыл җирендә яшәү һәм эшләү өчен белгечләр җәлеп ителүен билгеләп үтте. Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та сайлаучылар белән менә шундый очрашулар уздыруның файдасына тукталды.

- Бу залга Дәүләт Думасы депутатлары, Дәүләт Советы депутатлары, район вәкилләре һәм җитәкчеләре җыелды. Тулы җаваплар ишетү өчен безнең сайлаучыларга бу бик уңайлы, - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

Реклама

Иҗади яктан зур сәләткә ия булган балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча “Созвездие-Йолдызлык” Республика үзәге директоры Дмитрий Тумановның чыгышы хисләргә бай булды. Ул белем бирүнең заманча методикасын тәнкыйтьләде һәм 21 яшькә җиткәнче гаджетлардан файдалануны тыярга чакырды. РФ Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Равил Хөснуллин үзенең сайлау алды планнары турында сөйләде, аннары Биектау районын күрүеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Мин Казан шәһәреннән Биектау районына килеп җиткәндә бернинди аерымлык та сизмәвемә гаҗәпләндем. Әйтерсең, бу шәһәрнең бер чите генә. Чисталык, пөхтәлек, менә дигән инфраструктура. Сезнең мәдәният йортыгыз да шәһәрдәгеләрдән берни белән дә аерылып тормый, - диде РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин.

Алдан тавыш бирү өчен сайлаучылар белән очрашуга 6 кандидат килгән иде. Мондый праймеризлар бөтен республика буенча узачак, ә алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр узачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев