Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Сатып алучы почмагы

    Сорау: Комиссион кибеттән кулланылышта булган товар сатып алган идем. Бәя күрсәткечендә нәкъ шулай "кулланылышта булган" дип язылган. Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган "Кире тапшырырга яки алмаштырып алырга ярамый торган товарлар исемлеге"нә керми. Миңа үлчәме буенча туры килмәде. Аны "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 25 статьясы нигезендә алмаштырып алырга яки кире...

    Сорау: Комиссион кибеттән кулланылышта булган товар сатып алган идем. Бәя күрсәткечендә нәкъ шулай "кулланылышта булган" дип язылган. Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган "Кире тапшырырга яки алмаштырып алырга ярамый торган товарлар исемлеге"нә керми. Миңа үлчәме буенча туры килмәде. Аны "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 25 статьясы нигезендә алмаштырып алырга яки кире тапшырырга мөмкинме?

    Җавап: Бу очракта товарның ул исемлеккә кертелгән яки кертелмәгән булуы мөһим түгел. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 25 статьясы нигезендә, әгәр кулланылышта булмаган, товар рәвеше, кулланылу сыйфатлары, мөһерләре, фабрика ярлыклары сакланган булса, азык-төлек булмаган сыйфатлы товар алмаштырып бирелә. Димәк, Сез сатучының товарыгызны икенче товарга алмаштырып бирүен таләп итәргә хокуклы түгел, чөнки кулланылышта булган товарны җитешсезлекләре ачыкланган очракта гына алмаштырырга яки кире тапшырып, акчасын алырга мөмкин.

    Сатып алучыга сыйфатсыз товар эләккән, аның җитешсезлекләрен комиссионер (сатучы) алдан ук әйтеп бирмәгән очрактан гайре, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 6 нчы июнендәге № 569 карары белән расланган Азык-төлек булмаган товарлар белән комиссион сәүдә итү кагыйдәләрендә товарны алмаштыру яки кире тапшыру өчен башка төрле нигезләр күздә тотылмый.

    Сорау: Мин еш сәяхәт итәм. Шуңа күрә беләсем килә: кунакханәдә, өстәмә түләү алмыйча, нинди хезмәтләр күр-сәтелергә тиеш?

    Җавап: РФ Хөкүмәтенең 1997 елның 25 нче апрелендәге № 490 карары белән расланган Россия Федерациясендә кунакханә хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләренең 15 нче пункты нигезендә, башкаручы кулланучыга, өстәмә түләү алмыйча, түбәндәге төр хезмәтләрне күрсә-тергә тиеш: "ашыгыч ярдәм" чакыру; медицина аптечкасыннан файдалану; килгән корреспонденцияне номерга китереп бирү; әйтелгән вакытта уяту; кайнаган су, энәләр, җепләр, бер комплект савыт-саба һәм ашау приборлары бирү.

    Сорау: Бакча йорты салу өчен, төзелеш фирмасы белән килешү төзегән идем. Алар эшнең 50 процентын эшләгәннән соң, өйне үзем салып бетерергә уйладым. Башкару сроклары буенча да, эшнең сыйфаты буенча да фирмага дәгъвам юк. Минем килешүне өзәргә хокукым бармы һәм төзелеш оешмасына күпме түләргә тиешмен?

    Җавап: "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 32 статьясы нигезендә, кулланучы, башкаручының бу килешү буенча йөклә-мәләрен үтәүгә бәйле чынлыкта сарыф иткән чыгымнарын каплау шарты белән, эшләр башкару турындагы килешүдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы.

    Шулай итеп, эшләр башкару турындагы килешүне үтәүдән кулланучы теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы һәм ни өчен андый карарга кил-гәнен аңлатып торуы мәҗбүри түгел. Сез башкаручыга эшнең инде үтәлгән өлеше өчен түләргә, шулай ук Сез баш тартканчыга кадәр, башкаручының килешүне үтәү максатыннан тоткан чыгымнарын капларга тиеш.

    Килешүне үтәүдән баш тартуыгыз турында башкаручыга хәбәр итүегез зарур. Хәбәрне алганнан соң, башкаручы эшләрне туктатырга тиеш. Башкаручы хәбәрне алганнан соң эшләнгән эшләр өчен түләүне һәм тоткан чыгымнарын каплауны таләп итә алмый.

    Фото http://zhenskiyblog.ru/garderob/kakuyu-odezhdu-vybirat-zhenshhine-za-50.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: