Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Салымнан качып булмый

    2017 елның 1 гыйнварыннан шәхси торак йорт төзү өчен җир мәйданнары алган кешеләргә салым күләме артырга мөмкин. Россия Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты тарафыннан "Россия Федерациясе салым кодексының 396 нчы матдәсенә үзгәрешләр кертү" турында закон проекты әзерләнгән. Гамәлдәге салым кодексына үзгәрешләр шәхси гражданнарның һәм юридик затларның объектларга дәүләт теркәве...

    2017 елның 1 гыйнварыннан шәхси торак йорт төзү өчен җир мәйданнары алган кешеләргә салым күләме артырга мөмкин.

    Россия Дәүләт Думасының бюджет һәм салым комитеты тарафыннан "Россия Федерациясе салым кодексының 396 нчы матдәсенә үзгәрешләр кертү" турында закон проекты әзерләнгән.

    Гамәлдәге салым кодексына үзгәрешләр шәхси гражданнарның һәм юридик затларның объектларга дәүләт теркәве уздыруны һәм дәүләт кадастр исәбенә кертүне үз вакытында башкаруларына этәргеч ясар дигән нияттән кертелә.

    Росреестр мәгълүматларына караганда, бик күп җир мәйданы физик һәм юридик затлар милке булып тора, әмма ул мәйданнар озак еллар буш кала бирә, аларда бернинди төзелеш эшләре алып барылмый. Мондый җирләрнең күп булуы һәм аларның саны елдан-ел арта гына баруы торак пунктларындагы җирләрне нәтиҗәле файдалануга киртә булып тора, милек салымының кимүенә китерә.

    Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, гражданнарның күбесе зур салымнан качарга ниятләп, салым законының кайбер пунктларын үз файдасына куллана. Мәсьәлән, 3 елдан соң җир мәйданын үз кешесенә сата, яисә анда кечкенә генә бер сарайчык салып куя.

    Аерым алганда, салым кодексына салым күләменең артуына китерә торган үзгәрешләрне керткәндә гражданинның, яисә юридик затның җир мәйданын сатып алган вакытыннан чыгып карарга дигән фикер хупланган. Мәсьәлән, кем дә булса җирне сатып алган, яисә кем тарафыннан булса да аңа җир мәйданы бушлай бирелгән икән, 3 ел дәвамында ул мәйданда торак йорт төзелеп, дәүләт теркәве узмаган булса, бу очракта салым күләме артуын көт тә тор. Салым күләме элек түләнгән суммадан ике тапкыр артыграк билгеләнә. Моңа әле кадастр бәясе дә кушыла.

    Әлеге яңалык бакчачылык ширкатьләрендәге җир мәйданнарына һәм бакча өйләренә кагылмый.

    Закон проекты буенча салым кодексының 396 нчы матдәсендә күрсәтелгән җир мәйданы өчен түләнә торган салымның күләме җирнең кайчан алынуныннан, яисә шул җирдә салынган йортка кайчан дәүләт теркәве уздырылганыннан чыгып билгеләнә. Оешмаларга, яисә физик затларга дәүләт, яисә муниципаль милектән йорт төзер өчен бүлеп бирелгән җир мәйданына карата (физик затларның үзләренә шәхси йорт төзер өчен сатып алган җир мәйданыннан кала) билгеләнгән салым күләме 1 ел үткәннән соң 2 ел рәттән - 2 коэффициенты, аннан соңгы 2 елда - 4 коэффициенты, анна соңгы һәр ел өчен 6 коэффициенты белән аныклана. Шәхси эшмәкәрләр булып теркәлгән юридик һәм физик затларга шәхси йортлар салырга дип бүлеп бирелгән җир мәйданнары өчен дә шундый ук коэффициентлар кулланыла.

    Бүгенге көндә гамәлдә булган салым кодексының 396 нчы матдәсеннән аермалы буларак, яңа редакциянең 396 нчы матдәсендәге 15 пункты нигезендә җир хуҗасына рөхсәт кәгазьләрен туплап бетерү өчен 1 ел вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә физик һәм юридик затларга салым күләме коэффициент кулланмыйча гына билгеләнә.

    Физик затларның үзләренә шәхси йорт төзер өчен сатып алган җир мәйданы өчен аны сатып алганнан алып, төзелгән йортка дәүләт теркәве узганга кадәр 10 ел вакыт эчендә салым күләмен билгеләгәндә 5 коэффициенты кулланыла.

    Закон проектына тагын бер мөһим үзгәреш кертелә. Ул 396 нчы матдәнең 15 һәм 16 пунктларына кагыла. Гамәлдәге закон буенча әгәр физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр нинди дә булса объект төзү максатыннан җир мәйданы сатып алган булса, бу очракта ул салымны күбрәк түләргә мәҗбүр була. Яңа закон проекты буенча әгәр шул ук затлар "күчемсез милек объекты" төшенчәсен "торак йорт" төшенчәсенә алыштырса, һәм торак йортны 3 ел эчендә сафка бастырса, хуҗа кеше салымны гамәлдәге законда каралган шартлар нигезендә түли. Моннан тыш аңа алдан арттырып түләнгән салым суммасын да кире кайтарачаклар.

    Законга кертелергә тиешле үзгәрешләр барысы да җир мәйданнарыннан нәтиҗәле файдалану, йортларны вакытында сафка бастыру, дәүләткә түләнә торган салым күләмен арттыруда нәтиҗәле чара булып тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: