Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: “Дамил 1” Люкс!

    Балалар өчен чыгарылган "Дамил 1" Люкс коры сөт катнашмасын сатуны туктату турында. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, Иркутск өлкә-сенең Усолье-Сибирское шәһәрендә сальмонеллез белән авыруның 16 очрагы теркәлгән, шуларның 13 очрагы 2 атналыктан алып, 7 айга кадәрге балалар арасында, 1 очрак 4 яшьлек...

    Балалар өчен чыгарылган "Дамил 1" Люкс коры сөт катнашмасын сатуны туктату турында.

    Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, Иркутск өлкә-сенең Усолье-Сибирское шәһәрендә сальмонеллез белән авыруның 16 очрагы теркәлгән, шуларның 13 очрагы 2 атналыктан алып, 7 айга кадәрге балалар арасында, 1 очрак 4 яшьлек балада һәм 2 очрак 24 һәм 29 яшьлек кешеләрдә. Алар барысы да балалар өчен чыгарылган "Дамил 1" Люкс коры сөт катнашмасы кулланганнар. Җитештерүчесе - FASSKAS. A" адрес: 1, rueduBosguet, 1348 Louvain-la-Neuve, Бельгия, партия BN0391, әзерләү датасы 01.2011.

    Әлеге продукция Россиягә "НТИ Дамил" ябык акционерлык җәмгыяте дистрибьюторы тарафыннан кайтарылган - Мәскәү, Озерный урамы, 42.

    Күңелсез нәтиҗәләргә юл куймас өчен Татарстан Республикасындагы Роспотребнадзор Идарәсенең Биектау районындагы территориаль бүлеге килеп туган хәл тулысынча ачыкланганга кадәр "Дамил 1" Люкс коры сөт катнашмасын кулланмаска киңәш итә. Әлеге продукция сәүдә нокталарында күренгән очракта Биектау районындагы территориаль бүлеккә хәбәр итәргә. Телефон: 3-15-01, адрес: Биектау районы, Биектау авылы, Полковая урамы, 2а йорт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: