Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов: «Бу вакыйга безне берләштерде»

    Татарстан Президенты Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңгән очракта да татарстанлылар оттырмады дип саный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика министрлар кабинетында иртәнге киңәшмәне ачып, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Россия Үзәк банкының яңа символлар сайлауга оештырылган тавыш бирүдә катнашкан барлык татарстанлыларга бик зур рәхмәтен җиткерде. «Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңеп чыкты. Без...

    Реклама

    Татарстан Президенты Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңгән очракта да татарстанлылар оттырмады дип саный.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика министрлар кабинетында иртәнге киңәшмәне ачып, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Россия Үзәк банкының яңа символлар сайлауга оештырылган тавыш бирүдә катнашкан барлык татарстанлыларга бик зур рәхмәтен җиткерде.

    «Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңеп чыкты. Без аларны котладык. Бездә дә зур эш башкарылды: коллективлар, муниципалитетлар барысы да кушылды, якладылар. Бу вакыйга безне берләштерде. Без беркайда да, бер миллиметр да оттырмадык. Без үзебезнең бердәмлегебезне, көчебезне күрсәттек», - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

    Миңнеханов киңәшмәдә катнашкан район башлыкларына мөрәҗәгать итеп: «Сезнең артта зур коллективлар. Аларга Президентның һәм Хөкүмәтнең рәхмәтен җиткерегез» дип белдерде.

    Исегезгә төшерәбез: кичә «Россия 1» телеканалы туры эфирында «Народная банкнота» проектының яңа банкнот символларына шалтыратулар һәм SMSлар аша тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәләре күрсәтелде.

    Ерак Көнчыгыш үзенең «Восточный» космодромы һәм Рус утравына күпер сурәтләре белән беренче урынга чыкты.

    Икенче урында - Севастополь . Ул корабларга куелган һәйкәлләрен тәкъдим иткән иде.

    Татарстан башкаласы Казан Кремле һәм Казан университетыныңтөп бинасы белән өченче урынга чыкты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: