Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә быел авиаһәлакәтләр саны арткан

2016 елның беренче яртысында Россия территориясендә авиация һәлакәтләре саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 83 %ка арткан. Әлеге мәгълүмат РИА Новости агентлыгы кул астында булган гадәттән тыш хәлләргә чагыштыру характеристикасында җиткерелә. Быелның алты аенда Россиядә 22 авиаһәлакәт теркәлгән. Узган елның беренче яртысында аларның саны 12 генә булган. Быелның алты...

2016 елның беренче яртысында Россия территориясендә авиация һәлакәтләре саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 83 %ка арткан.


Әлеге мәгълүмат РИА Новости агентлыгы кул астында булган гадәттән тыш хәлләргә чагыштыру характеристикасында җиткерелә. Быелның алты аенда Россиядә 22 авиаһәлакәт теркәлгән. Узган елның беренче яртысында аларның саны 12 генә булган.

Быелның алты аенда авиаһәлакәт аркасында 96 кешенең гомере өзелсә, узган ел үлүчеләр саны 15 кенә булган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр да арткан: быел - 103, былтыр 26 кеше тән җәрәхәте алган.

Чыганак китергән мәгълүматларга караганда, авиаһәлакәтләр ешрак Россиянең Көньяк (24 %), Ерак Көнчыгыш (24 %) һәм Үзәк (17 %) федераль округларда килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев