Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ришвәтчелеккә каршы көрәш күз уңында

    «Биектау районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру: нәтиҗәләр, бурычлар, перспектива" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район прокуроры Минәкдәс Шарапов, Биектау эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Гомәр Минһаҗев, районара тикшерү эшләре бүлеге башлыгы Камил Халиев, "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия җәмәгать оешмасының...

    «Биектау районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру: нәтиҗәләр, бурычлар, перспектива" дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырылды.

    Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә Биектау районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район прокуроры Минәкдәс Шарапов, Биектау эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Гомәр Минһаҗев, районара тикшерү эшләре бүлеге башлыгы Камил Халиев, "Россия юристлары ассоциациясе" бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге башлыгы Ильнар Гирфанов катнашты.

    Түгәрәк өстәлдә катнашучылар районда гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында коррупциягә каршы төрле чаралар үткәрелүен билгеләп уздылар. Соңгы елларда район хакимияте идарәсендә үтә күренмәлелекне арттыруга, административ каршылыкларны киметү һәм процедураларны гадиләштерүгә, халыкны иҗтимагый контроль-күзәтчелек чараларына җәлеп итүгә, халыкның хокукый аң-белемен арттыруга аеруча зур әһәмият бирелүенә дә басым ясалды.

    Сөйләшүдә, шулай ук, Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары да катнашты. Бу очраклы гына түгел. Чөнки яшь буын коррупциянең җәмгыятьтә үтә дә тискәре күренеш икәнлеген белеп, аңлап үсәргә тиеш. Барлык мәктәп укучылары исеменнән чыгыш ясаган Алексей Родин да ришвәтчелеккә киртә кую юллары турында сөйләде.

    Түгәрәк өстәл артында катнашучылар фикеренчә, әгәр безнең һәрберебез намуслы, гадел, хаклы хезмәттәшлек булдыру ягына басмаса, бу явызлыкка каршы хөкүмәт нинди генә чаралар белән көрәшмәсен, без аның беркайчан да нәтиҗәсен күрмәскә мөмкин. Безнең һәрберебез бу глобаль проблемага "Юк" дип әйтергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: