Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ришвәтчелек – коррупциянең киң таралган төре

    Коррупция күп структуралы һәм күп төрле эчтәлеккә ия булган социаль-икътисади күренеш. Ул җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә дә күзәтелә. Заман дөньясында коррупция начар көндәшлек барлыкка китерә, бәяләрнең кимүенә, шушы шартларда җитештерелә торган товарлар, хезмәтләр һәм эш-ләрнең сыйфаты яхшыруга өметне сүндерә, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен, халыкның тормышын яхшыртуны тоткарлый. Коррупция аз тәэмин ителгән...

    Коррупция күп структуралы һәм күп төрле эчтәлеккә ия булган социаль-икътисади күренеш. Ул җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә дә күзәтелә.

    Заман дөньясында коррупция начар көндәшлек барлыкка китерә, бәяләрнең кимүенә, шушы шартларда җитештерелә торган товарлар, хезмәтләр һәм эш-ләрнең сыйфаты яхшыруга өметне сүндерә, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен, халыкның тормышын яхшыртуны тоткарлый. Коррупция аз тәэмин ителгән гражданнарга бушлай дип санала торган күп хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген бетерә, ришвәтче чиновник каршында хокуксыз итә; эшмәкәр-ләрне базардан кысып чыгара, ә власть өчен ул компетентсызлык һәм нәтиҗәсезлек, шул исәптән бюджет чыгымнарының нәтиҗәсезлеге белән куркыныч.

    Коррупциянең күп төрләре вазифалы кеше кылган караклыкка тиң һәм дәүләт властена каршы җинаять категориясенә керә.

    Коррупциягә үз карары буенча үзенеке булмаган нинди дә булса ресурсларны бүлү властена ия булган теләсә кем бирелүчән.

    Җәмгыять тормышының заман этабында ришвәтчелек коррупциянең аеруча киң таралган һәм куркыныч күренешләреннән берсе булып тора һәм яшерен башкарылуы буенча һичсүзсез лидерлар арасына керә. Бу җирле үзидарә органнарына җитди зыян китерә торган вазифаи җинаятьләрнең иң куркыныч төрләреннән берсе. Бу аларның абруен төшерүдә генә түгел, ә бәлки гражданнарның аларның эшчәнлегенең законлылыгы һәм гаделлегенә ышанычын югалтуда да чагыла. Муниципаль хезмәткәрләр физик һәм юридик затлардан әйберләтә, акчалата бүләкләр, ссудалар, хезмәтләр, күңел ачу, ял итү, транспорт чыгымнары өчен түләүләр, башка төрле бүләкләр алмаска тиешләр. Теләсә нинди матди кыйммәтләр: акча, шул исәптән чит ил валютасы, кыйммәтле кәгазьләр, азык-төлек һәм промышленность товарлары, күчмә һәм күчемсез милек, ришвәт алучы түләргә тиеш булып та, бушлай яки киметелгән бәя буенча күрсәтелә торган төрле хезмәтләр һәм башкалар ришвәт булып тора. Бу санаторийга һәм туристлык сәяхәтенә путевкалар, юл билетлары, вазифалы кешенең ялына һәм күңел ачуларына киткән чыгымнарын түләү, ремонт, төзелеш, реставрация һәм башка эшләрне башкару булырга мөмкин. Ришвәтне кулдан кулга яки арадашчы аша бирүдән тыш, әлеге җинаятьнең катлаулырак, яшерен формалары да бар. Әйтик, ришвәт ссуда, бурычка акча алу, кыйммәтләрне тапшыручы кешенең булмаган бурычын түләве, кыйммәтле әйберләрне арзанга яки күпкә киметелгән бәядән, нык арттырылган бәядән сату-сатып алу, ялган хезмәт килешүләре төзү һәм алар буенча ришвәт алучыга, аның туганнарына яки ышанычлы кешеләренә, башкарылган эш өчен дигән булып, "хезмәт хакы" яки "премияләр" түләү.

    Коррупциягә китерүче төп этәргеч - власть вәкаләтләреннән файдалану белән бәйле икътисади табыш (рента) алу мөмкинлеге, ә аннан баш тартуга китерүче фактор - фаш ителүнең һәм җәзаның котылгысызлыгы.

    Фото с сайта yk-news.kz

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: