Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Рәис Әхмәдуллин - "Биектау FM" йолдызы

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. "Биектау FM» радиосы бүген Рәис Әхмәдуллин йолдызын кабызды. Рәис язгы көн белән төн тигезләшкән көнне - 21 мартта дөньяга килгән. Йолдызлыгы буенча ул - Кучкар. Кучкар...

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга.

    "Биектау FM» радиосы бүген Рәис Әхмәдуллин йолдызын кабызды.

    Рәис язгы көн белән төн тигезләшкән көнне - 21 мартта дөньяга килгән. Йолдызлыгы буенча ул - Кучкар. Кучкар йолдызлыгында туучыларны бик тырыш, иҗади фикерли торган, ташып торган энергияле кшеләр буларак сурәтлиләр. Алар яңа мәгълүматны тиз үзләштерәләр, уңышны үзләренә тартып китерергә сәләтле.

    Рәис сәяхәт итәргә, ашарга пешерергә ярата. Аш бүлмәсендә төрледә-төрле экспериментлар кую да аның өчен ят түгел. Гомумән, аның аш бүлмәсендә кайнавы мактауга лаек. Рәис сөйкемле итеп елмая, егетнең акыллылыгы күзләреннән күренә.

    "Минем барсы да яхшы, сезгә дә шуны телим", - дип язылган аның социаль битендә. Бу аның һәрвакытта да күтәренке кәефле һәм шат булуын сөйли.

    Рәискә киләчәктә дә уңышлар, озын гомер һәм тормыш тотрыклылыгын телибез.

    "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә теркәлегез. Икенче тапшыруның каһарманы нәкъ менә сез булырга мөмкинсез.

    P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: