Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәдиф Бариев: “Киләчәк тормышыбыз һәм сәламәтлегебез үз кулыбызда”

Коронавируска кагылышлы вазгыять районда гына түгел, республика күләмендә дә элеккечә үк иң көнүзәк темаларның берсе булып кала. Вакцинация турында кешеләрдә бик күп сораулар туа. Аларга җаваплар ишетү өчен без Биектау районы үзәк хастаханәсенең клиникоэксперт эше буенча баш табиб урынбасары Рәдиф Бариев белән очраштык.

- Рәдиф Рәкыйпович, районда коронавируска кагылышлы вазгыятьнең нинди булуы турында сөйләп китмәссезме?

- Бүгенге көндә коронавирус турында ишетмәгән-белмәгән кеше, гомумән, юктыр ул. Без, медицина хезмәткәрләре алдында халык арасында иммун катламын булдыру бурычы тора. Ә моның өчен прививкалар ясатырга кирәк. Без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Районда 18 яшьтән өлкәнрәк 40 меңнән артык кеше яши, шуларның кимендә 60 процентына прививка ясалган булырга тиеш. Хәзерге вакытта халыкның 23 %ы вакцинация узды. Моны начар күрсәткеч дип әйтеп булмый, әмма мин бу санны 60%ка җиткерербез дип өметләнәм.

- Б е р әүл әр п р и в и в к а ясатканга караганда авырып алуың хәерлерәк, дигән фикердә. Икенчеләр авырудан, гомумән, курыкмыйлар. Сез бу фикерләр турында ниләр уйлыйсыз?

- Мондый вариантның булуы ихтимал. Без, авырып, иммун катламын булдырабыз яки прививка ясатабыз. Авыруны үзеңдә кичерү һәрвакытта да имин тәмамланмый. Күптән түгел бездә медицина симпозиумы булды, анда Россиянең баш патологоанатомы чыгыш ясады һәм коронавирус кичергән кешенең тромбоэмболик өзлегүләргә (кан тамырларында тромблар хасил булу - ред.) дучар ителгән эчке органнарын күрсәтте. Бу бик куркыныч күренеш. Бавыр, бөерләр, йөрәк, баш мие - бөтен әгъзаларга зыян килә. Инфекция кичергәннән соң кешенең аягын кискән очраклар да күп. Өзлегүләр неврологиягә дә кагыла. Кеше сукыраерга, саңгырауланырга, ритм бозылырга мөмкин, үпкәләр турында әйткән дә юк. Шунлыктан мин авыруны үзеңдә кичереп, сәламәтлегеңне аңа кадәрге халәттә саклап калырга өметләнүдән мәгънә юк, дип уйлыйм.

- Рәдиф Рәкыйпович, коронавирустан заманча вакциналарның нинди тискәре нәтиҗәләре бар?

- Башка вакциналарныкы кебек үк төп кимчелеге - аллергия реакциясе. Прививка ясар алдыннан без һәр кешене җентекләп тикшерәбез. Каршылыклар булуы ачыкланганда прививка ясамый торабыз яки бөтенләй ясамыйбыз. Ковид-19га каршы вакцинадан соң бернинди җитди үзгәрешләрнең теркәлгәне юк.

- Хәзер нинди вакцина ясатырга була?

- Биектаулыларга ике компонентлы Гам-Ковид-Вак вакцинасын тәкъдим итәбез. Бу организмга йоктырмый торган аденовирус вакцинасы. Тиздән Спутник-лайт кайтарылачак. Әле тагын ЭпиВак һәм КовиВак вакциналары да бар, әмма андыйлар әлегә Биектау хастаханәсендә юк.

- Рәдиф Рәкыйпович, әйтик, кеше авырган һәм аның организмында антитәнчекләр хасил булган, ди. Аңа прививка ясатырга кирәкме?

- Әйе, мондый сорауны еш бирәләр. Безнең моңа җавабыбыз бер - антитәнчекләр булу вакцинация ясатырга киртә булып тормый. Әгәр дә антитәнчекләр күп булып, иммун җавабы яхшы икән, прививканы кичектерергә мөмкин, әмма аларның күпмегә чыдаячакларын берәү дә әйтә алмый. Ай саен анализлар биреп торырга да була, әлбәттә, әмма бу чыгымлы эш, шуңа күрә вакцина ясатуың хәерлерәк.

Реклама

- Кешеләрнең ни өчен в а к ц и н а ц и я г ә ы ш а н ы п җ и т м ә үл ә р е т у р ы н д а сөйләшәсе килгән иде. Кайсы гына социаль челтәрне ачма – барысында да аңа каршы язылган язмалар һәм хәбәрләр күрәсең. Мәкаләләрдә еш кына “цитокиновый шторм” дигән төшенчәне очратасың. Вакцинация ясатканнан соң кеше вирус белән “очрашса”, организм моңа түзә алмаячак, дип куркыталар.

- Әйе, андый төшенчә бар, әмма ул коронавируска гына түгел, башка инфекцияләргә дә кагыла. Бу - кертелгән антигенга карата дөрес булмаган иммун җавабы. Цитокен штормы гадәттә кеше инфекцияне йоктырып, госпитальләрдә дәваланганда күзәтелә. Вакцинопрофилактика алганнан соң безнең андый күренешкә юлыкканыбыз юк. Вакцина сынаулар узган, ул куркынычсыз. Әмма сезнең сүзләрдә дә күпмедер хаклык бар. Әгәр дә кеше авыру йоктыруын белмичә, инкубация чорында прививка ясатса, теоретик яктан ул авырып китәргә һәм штормга дучар булырга мөмкин. Әмма госпитальләрдә п а ц и е н тл а р н ы ң хә л е н җентекләп күзәтәләр һәм цитокин шторм килеп чыгу ихтималын алдан беләләр, тиешле дәвалау чаралары билгелиләр. Тик бу берничек тә вакцинациягә бәйле түгел.

- Вакцина барлык сынауларны да узмаган дип уйлаучылар да бар, алар үзләрендә экспериментлар уздыралардыр, дип шикләнәләр.

- Ни өчендер кешеләр вакцинация коронавирус белән бер үк вакытта барлыкка килде, дип уйлыйлар. Әмма мондый процесс юктан гына барлыкка килми, моны аңларга кирәк. Вакциналарны ясарга бик күп акчалар сарыф ителә. Халыкка чәчәк авыруы янаганда, XVIII гасырда вакциналар булмаган. Кешеләр, авыруны җиңел генә үткәреп җибәрү максатыннан, үзләренә чәчәк авыруы күзәнәкләрен кертәләр, әмма бик нык авырый башлыйлар. Соңыннан әлеге системаны камилләштерәләр, вирусны киметәләр һәм әйбәт вакцина килеп чыга. Вакцинация 200 еллык эволюция юлы узган, ул гел камилләштерелеп тора. Моның белән бик күп фәнни-тикшеренү институтлары шөгыльләнә. Грипптан, аденовирустан вакцина бар. Коронавирустан вакцина да менә шушы белемнәргә нигезләнеп ясалган. Ул барлык фазаларны, сынауларны узды. Киләчәктә тагын да яхшырак вакциналар барлыкка киләчәк.

- “Спутник-V” Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан хупланганмы? Әйтик, кеше прививка ясатты да, чит илгә чыгарга җыенды, ә аны җибәрмәделәр, шулай килеп чыкмасмы?

- “Спутник” белән вакцинация ясатканнарны үз территорияләренә кертми торган илләр бар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне тикшерә, хәлне ачыклый. Тиздән җавабы да әзер булыр.

- Х ә з е р г е в а к ы т т а коронавирусның яңа штаммы барлыкка килде. “Спутник” аңа каршы нәтиҗәлеме?

- Сез Британия штаммы турында әйтәсез. Әйе, “Спутник” барлык штаммнарга да, шул исәптән монысына да тәэсир итә. Сез шуны аңлагыз, яңа вируслар да, яңа штаммнар да булыр. Әмма тормыш кануннары шундый - кеше һәрвакытта да вирусларны җиңә. Кешеләрнең безгә ышанулары бик мөһим. Вирус йоктыручыларны дәвалау өчен дәүләт бик зур акчалар сарыф итә. Шуны аңлап, без авырмас өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Без, кешеләр генә түгел, ил икътисады да зыян күрә бит. Шунлыктан үзебезнең киләчәгебез һәм сәламәтлегебез үз кулыбызда.

- Рәдиф Рәкыйпович , бөтенесен шулай тәфсилләп аңлатуыгыз өчен рәхмәт. Прививка ясату буенча кемнең дә булса сораулары булса, хәзер алар тулы җаваплар алырлар, барысын да аңларлар дип уйлыйм.

Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев