Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Районның өстенлекләреннән нәтиҗәле файдаланырга кирәк

    Ноябрь бәйрәмнәренә кадәр берничә көн кала безнең районда булып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин район активы белән очрашты. Бөреле мәдәният йортында ул авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, сайлау комиссияләре рәисләре алдында чыгыш ясады. Татарстанның социаль-сәя-си үсеше нәтиҗәләре турында сүз барганда, ул республиканың 2011 елны канәгатьләнерлек...

    Ноябрь бәйрәмнәренә кадәр берничә көн кала безнең районда булып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин район активы белән очрашты.
    Бөреле мәдәният йортында ул авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары, сайлау комиссияләре рәисләре алдында чыгыш ясады. Татарстанның социаль-сәя-си үсеше нәтиҗәләре турында сүз барганда, ул республиканың 2011 елны канәгатьләнерлек күр-сәткечләр белән төгәл-ләвен әйтеп китте. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре быел 5 миллион тонна ашлык җыеп алган, ике елга диярлек җитәрлек азык запасы әзерләнгән.
    Фәрид Мөхәммәтшин сайлаулар уңаеннан сәяси тормышны активлаштыру турында сөйләде һәм РФ Дәүләт Думасында вәкаләтле Татарстан депутациясен саклауның әһәмиятен ассызыклады. "Россия парламентының түбәнге палатасына безнең иң яхшы әзерлекле вәкилләребезне үткә-рергә кирәк", - диде ул.
    Дәүләт Советы Рәисе биектаулыларга 2012 елга республика бюджеты турында фикер алышуны сөйләде, аның чын мәгънәсендә үсеш бюджеты булуын билгеләп үтте, анда социаль чыгымнар 60 процентка якын тәшкил итә.
    Бу очрашуда Суыксу, Усад һәм Шуман авыл җирлекләре башлыклары безнең җирлекләрне борчыган кайбер вәкаләт-ләрне җирлек дәрәҗә-сенә күчерү, чистарту корылмаларын төзү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм мәсьәләләре турында сораулар бирделәр.
    Фәрид Мөхәммәтшин Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның районны үстерүгә юнәлдерелгән тырышлыкларын уңай бәяләде. Бу эш сәфәре нәтиҗәләренә йомгак ясап, ул Биектау районында күп кенә яңа корылмаларның төзелүен, кешеләрнең планлы һәм системалы эшләвен әйт-те, биектаулыларны Биектауның республика башкаласына якын урнашуы тудырган өстенлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга өндәде.
    М.ТИМОНИНА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: