Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Район тарихында ил тарихы чагылышы

    Биектау районы оешканнан бирле нинди генә вакыйгалар булмаган да, кешеләрнең башыннан нинди генә хәлләр кичмәгән. Районның беренче унъеллыгы нинди вакыйгалар белән тарихта калган, Бөек Ватан сугышы шул чорда яшәгән якташларыбыз күңелендә нинди эз калдырган - алдагы язмаларыбызның берсендә без шул хакта язган идек. Ә бүгенге язмабыз районның 1945 -1955 нче еллар тарихына багышлана.

    Сугыштан соң илебез яңа бишьеллыкка керә. Чөнки Советлар иле үзенең бишьеллыклары, аерым чор өчен кабул ителгән киң масштаблы планнары белән истә кала. Халык каһарманнарча илне фашист илбасарларыннан саклап калганнан соң геройларча сугыш арты бишьеллыгы планын үтәргә керешә. Сугыш чорында бөлгенлеккә т ө ш к ә н а в ы л л а р н ы , җимерек шәһәрләрне, предприятиеләрне, авылларны торгызу, авыр һәм җиңел промышленностьны яңарту, авыл хуҗалыгын күтәрү һәм башка глобаль эшләр - Коммунистлар партиясе куйган иң зур бурычлар булып тора. Халык хуҗалыгын торгызу бик зур темплар белән башлана.

    Биектау районы сугыш беткән елда ук партия һәм Совет хөкүмәте куйган бурычны намус белән үтәргә керешә. Шул ук елны «Шәһәр алды урманчылыгы» оеша. Аның биләмәләре 30 мең гектарны алып тора. 50 нче еллар башында район янәшә-тирәдәге Киндерле һәм Олы Дәрвиш авыл җирлекләрен кушу сәбәпле тагын да зураеп китә. Сугыш елларында райкомның беренче секретаре булып Василий Зыбин эшли. Ә 1945 елдан район белән Антон Малинкин җитәкчелек итә. Биш елдан секретарь тагын алышы - на. Районга эшлекле, үз сүзендә нык торучан, хуҗалык эшләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән Георгий Цукарев килә. 1955 елда аның урынына Василий Пучков куела. Бу елларда илнең Коммунистлар партиясе башында Никита Хрущев тора. Хрущев «җепшеклеге» чорында авыл хуҗалыгы бераз үсеш ала башлый. Билгеле булганча, бу вакытта кукуруз үстерү модага кереп китә. Аңа «кырлар патшасы» дигән исем дә бирәләр. Әмма кукуруз белән генә авыл хуҗалыгын торгызып булмаганлыкны һәркем аңлый. Яңа юллар, ысуллар, алымнар кирәк була. Биектау районында да хуҗалыкның яңа тармакларына игътибар бирелә. 1948 нче елда ук Бөреле совхозында чәшкеләр үрчетә башлыйлар, соңыннан кеш фермасы да төзелә.

    50 нче еллар уртасында халкыбызның сөекле композиторы, дири - жер, профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларыбызның берсе булган Салих Сәйдәшевнең үлеме белән татар халкы зур югалту кичерә. Сәйдәшев татар халкының бай музыкаль мирасына яңалык кертүче буларак та билгеле. Ул татар халык фольклор традицияләрендә Европаның музыкаль классик әсәрләренең бай тәҗрибәсен кулланган.

    Сәйдәшевларның нәсел башы Биектау яклары белән бәйле. Өбрә авылында аның бабасы зур хуҗалык тота. Бүгенге көндә ул йорт яңадан торгызылды. Анда бөек композитор тормышы белән кызыксынучылар эзен суытмый.

    ХХ гасыр уртасында район икътисады әкренләп аякка баса башлый. Колхозларда, совхозларда сизелерлек дәрәҗәдә алгарыш сизелә, продукция җитештерү арта. Халык даими эш урыннары белән тәэмин ителә. Совет чорында азык-төлек һәм промышленность товарларына бәяләр планлы рәвештә төшә, ә хезмәт хакы артып тора. Шул фактор халыкның тормыш-көнкүрешен дә яхшыртуга этәрә.

    Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: