Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Район көче келәмнәрдә дә сынала (ВИДЕО)

    11 - 12 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстанның иң көчле ир-егет көрәшчеләре бил алышты. Ярышлар Татарстан Республикасы беренчелегенә татарча көрәш буенча узды. Җанатарлар ике көн дәвамында районнардан килгән батырларның бил алышуын - көрәш тамашасын күрде. Ярышларда Биектау командасы 6 нчы урынны алды. Әмма араларында пъедесталның беренче баскычына...

    11 - 12 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстанның иң көчле ир-егет көрәшчеләре бил алышты. Ярышлар Татарстан Республикасы беренчелегенә татарча көрәш буенча узды. Җанатарлар ике көн дәвамында районнардан килгән батырларның бил алышуын - көрәш тамашасын күрде. Ярышларда Биектау командасы 6 нчы урынны алды. Әмма араларында пъедесталның беренче баскычына менгән спортчылар да бар иде.

    Көрәш мәйданында республиканың 37 районыннан килгән 43 команда катнашты. Командаларда барлыгы 400 гә якын спортчы көч сынашты. Келәмдә һәркем көрәш кагыйдәләре нигезендә бил алышып, "абсолют батыр" исемен алырга тырышты. Биектау көрәшчесе Нәфис Миңнебаев ярымфиналга чыгу өчен соңгы 6 секунд эчендә үзенең көндәшеннән 2 баллны тартып алды.

    Ә чемпионат финалына безнең районнан ике спортчы чыкты. Аларның берсе 60 кг. авырлыктагы үлчәү категориясендә көрәшкән Нәфис Миңнебаев булса, икенчесе 65 кг. авырлыктагы үлчәү категориясендә көч сынашкан Искәндәр Мортазин иде.

    "Бу бик дәрәҗәле турнир. Кызыксынып күзәтәм, күп кенә районнар әлеге бәйгегә җитди төстә әзерләнгән, югары максатлар куя, - дип фикерен белдерде безгә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин. - Биредә Татарстан районнарыннан килгән иң көчле көрәшчеләре генә бил алыша. Ярышларда җиңү яулаган спортчылар Татарстанның җыелма командасына кабул ителәчәк һәм алар 9 - 10 декабрьдә Тольятти шәһәрендә узачак бөтенроссия ярышларында безнең республика данын яклаячак".

    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чемпионатны ачу тантанасында чыгыш ясап, Биектау районы җитәкчелегенең спортка, аерым алганда, милли көрәшкә булган мөнәсәбәте турында аерым басым ясап үтте: "Әгәр республиканың барлык район җитәкчеләре дә Биектау районы башлыгы Рөстәм Гәлиуллович Кәлимуллин кебек көрәш һәм көрәшчеләр өчен җан атып яшәсә, без спортның милли төрендә дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарлык көрәшчеләр әзерли алыр идек".

    Соңгы унъеллыкның данлыклы көрәшчеләре, якташыбыз Нәфис Миңнебаев һәм Әлмәт шәһәреннән килгән Рүзил Гәниевлар келәмгә чыккач тамашачылар арасында моңарчы күрелмәгән җанлану хөкем сөрә башлады. Күпләрдән "әлеге бил алышуда җиңгән батыр "абсолют батыр" булачак", дигән фаразлау сүзләре дә ишетелде.

    "Дөресен генә әйткәндә, ярышларга әзерләнү һәм анда көч сынашу бик зур әзерлекләр сорый. Без әлеге дәрәҗәле турнирга әзерлекне күтәренке рухта башлап җибәрдек. Ялкауланырга сәбәп табыла инде ул. Әмма без ялкауланып ятмыйбыз, - дип сөйләде Биектау районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, танылган көрәшче Нәфис Миңнебаев. - Район көрәшчеләре арасында һәр авырлык үлчәвендә көндәшлек җитди булса да, оптималь составны туплап булды. Җиңүне көндәшеңнән тартып алу җиңелләрдән түгел ул".

    Искәндәр Мортазин үз авырлыгында Әлмәт шәһәреннән килгән көрәшче белән көч сынашып, көмеш медальгә лаек булды. Ә Нәфис Миңнебаев Кукмара көрәшчесен җиңеп, бишенче тапкыр Татарстан Республикасының абсолют батыры исеменә ия булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: