Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Район бюджеты: 2021 елга фаразлар

Биектау муниципаль районы Советының IV утырышында 2021 - 2023 елларга бюджет кабул ителде. Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Киләсе өч еллык бюджет конструкциясендә социаль юнәлеш сакланырмы?

Б и л г е л е б у л г а н ч а , бюджетның 85 проценты социаль-мәдәни программаларны тормышка ашыру юнәлешенә, ә калган 15 проценты милли икътисадка, торак-коммуналь хуҗалык, гомумдәүләт мәсьәләләрне хә л и т ү г ә ю н ә л д е р е л ә. Бюджетның тулылыгы эре предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл х у җа лыгы һәм эшкәрт ү предприятиеләренең, төзелеш оешмаларының, гомумән, җ и т е ш т е р ү ө л к ә с е н е ң нәтиҗәле эшләвенә бәйле.

“Санап үтелгән барлык предприятиеләр дә 2020 елны 2019 елгы хезмәт күрсәткечләре дәрәҗәсендә төгәллиләр. Кайберләре җитештерүне арттыруга да ирештеләр. Бюджет турындагы фаразларны да эре предприятиеләрнең эшчәнлеге нигезендә генә аңлатып була”, - ди Биектау районы Башкарма комитеты рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәт күрсәткечләре дә куандыра. Пандемия вакытында эшсез калган күп кенә хезмәткәрләр, сезонлы эшләргә дә риза булып, әйбәт кенә хезмәт хакы алдылар. Әмма үз эшләрен еллар дәвамында җайлап, көйләп алып барган эшмәкәрләргә, сәүдә һәм туклану, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүче бизнесменнарга бигрәк тә кыенга туры килде. Аларга ярдәмгә федераль һәм республика хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән программалар ярдәм итте. Ярдәм төрле юнәлештә күрсәтелде. Хөкүмәт аеруча кече һәм урта бизнесне саклап калу өчен тырышты. Биектау районының 1200 предприятиесе дәүләт ярдәмен алды. Финанс ярдәме сорап 1107 гариза язылды, шуларның 702 се уңай хәл ителде, барлыгы 8,5 млн сумлык ярдәм килде.

“Бу акчалар, әлбәттә, батып бара торган бизнесны саклап калуда зур таяныч булды, - ди Мурад Булгаков. - Чөнки хезмәт хакына да акча таба алмый интеккән предприятиеләрнең хезмәткәрләре вакытында акча алды, аренда буенча да ташламалар ясалды, тагын бик күп төрле ярдәм алынды. Пандемия белән бәйле рәвештә туган кризис чорында бары тик хөкүмәт ярдәме белән, район җитәкчелеге тарафыннан күрелгән өстәмә чаралар белән генә социаль мәсьәләләрне көйләп бара алдык”.

Әлбәттә, пандемияне үз файдаларына кулланган бизнесменнар да аз булмады. Кайберләре өчен коронавирус баю чарасына әйләнде. Битлек, перчаткаларга бәяләр күп тапкырлар артты, азык-төлеккә дә, медикаментларга да бәяләр арту ягына таба үзгәрде. Кеше башына килгән авырлыктан үз кесәләрен баету өчен файдаланучыларга карата кискен чаралар күрелде. Кибетләр һәм аптекалар күзәтү астына алынды.

Реклама

“Икътисади закон принцибы шундый ул: теге яисә бу әйбергә ихтыяҗ бар икән, аңа бәя арта. Пандемия чорында без нәкъ шундый күренешне күзәттек. Әмма бәяләр мәсьәләсен даими күзәтү астында тоттык. Шул рәвешле безнең район вакытлыча туган кризистан югалтуларсыз чыга алды”, - ди Биектау районы Башкарма комитеты рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков.

Узып бара торган елда район тагын бер зур гына проектта җиңеп чыкты. Ростуризм оештырган бәйгедә “Зәңгәр күлләр каскады” проекты хуплау тапты. Димәк районда туристик кластерның киң масштаблы проекты тормышка ашырыла башлый. Бу юнәлештә беренче уңай үзгәрешләр 2021 елда күренә башлар дигән өмет бар. Биектау районында тагын бер сәнәгать проекты тормышка ашырыла. Ул М7 федераль автомобиль юлыннан ерак түгел генә урнашкан урында төзеләчәк. Әлеге эре проектлар район бюджетын формалаштыра торган өлкә булып торачак һәм халык өчен яңа эш урыннары да алып киләчәк. Шәхси инвестицияләр җәлеп итү нәтиҗәсендә төзелә торган яңа сәнәгать паркында 4 мең кеше хезмәт куячак.

Бюджеттан килә торган инвестицияләр дә районның социаль йөзен уңай якка үзгәртер дигән өмет бар. Яңа бассейн һәм балалар бакчасы - шундыйлардан.

2021-2023 елларга кабул ителгән район бюджетында яңа социаль программаларга да саллы гына өлеш бар. Һәрхәлдә, район җитәкчелеге шуңа өметләнә. Иң мөһиме, пандемия кебек көтелмәгән глобаль проблемалар гына әйләнеп кайтмасын иде.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев