Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Раушан Шәриф: “Биектауга килеп кергәч, аерым бер төбәккә килеп кергән кебек”

Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әбибабаларыбыз. Чөнки театр - ул тормыш, театр - ул яшәеш. Чынбарлык агымы - сәхнәдә. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул - бөтен халык эше. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Чернышевка авылы китапханәсендә Татарстанның күренекле режиссёры Раушан Шәриф актерлык осталыгына багышланган мастер-класс үткәрде. Аның алдыннан ул “Биектау Fm” студиясендә кунак булды. Данлыклы артист, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф белән булган әңгәмәне газета укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

- Хәерле көн! Гадәттә сәхнә кешеләре үзләренә “абый”, “апа” дигәнне яратмыйлар, диләр. Сезгә Раушан абый дисәм, ризамы? Сезгә уңайлы булырмы?

- Хәерле көн, Гүзәлия. Татар халкында элек-электән килгән гадәт бит ул. Үзеңнән ярты яшькә олырак кешегә дә хөрмәт белән шулай дәшкәннәр. Мин моннан беркайчан да начарлык күрмәдем. Безнең яшь аермабыз да моны рөхсәт итә.

- Р а у ш а н а б ы й , с е з студиябезгә килер алдыннан, интернет битләреннән сезнең турында күбрәк мәгълүмат эзләргә утырдым. Ләкин анда Раушан Шәриф турында бик аз язылган. Бу сезнең “ябык” кеше булуыгыз турында сөйлиме?

- Беләсеңме, бөтен тормышыңны, эчке дөньяңны җәеп салып булмый бит инде. Тормышта һәркемнең үз фикере була. Минем фикеремчә гаилә ул ябык булырга тиеш. Ул кеше өчен кечкенә “дәүләт” кебек. Анда беркем дә яу белән керергә тиеш түгел. Ә эшкә килгәндә, без бит инде кеше алдында йөрибез. Шуңа күрә минем эшчәнлегемнән бик күпләр хәбәрдар. Без хәзер шундый заманда яшибез: без укымыйбыз, ә инстаграмда утырабыз. Сәнгать өлкәсендә эшләгәч, башкарган хезмәтең турында башкалар белән дә уртаклашасы килә. Шулай да, инстаграмдагы битемә хәбәрләрне еш куярга яратмыйм. Гәрчә үземне “ябык” кеше дип тә санамыйм.

- Бу заман өчен, чыннан да, гаҗәеп хәл. Кеше бит хәзер яңа туган баласыннан алып, нәрсә ашаганына кадәр бәйнә-бәйнә сөйләп тора.

- Акча, реклама дип бала тилмертеп булмый бит инде.

- Инстаграм битегездә һәр фото астына “юлда” дип кенә язып куясыз. Юл йөрергә яратасызмы?

- Чыннан да, без инде республиканың 35 районын йөреп кайттык. Тагын 8 район калды. Исегезгә төшерәбез, Марат Готович җитәкчелегендә “Телләрне үстерү мәсьәләләре” буенча комиссия эшли. Алар безнең Мәдәният һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать белән чыктылар. Шул сәбәпле, без район җитәкчеләре белән очрашып, аларга саф татар телендә халык алдында чыгыш әзерләү, үз фикереңне җиткерү кебек үрнәкләрне күрсәтәбез. Әлеге очрашулар үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу. Барган җирләребездә безне бик яхшы кабул итәләр. Канәгать булып, рәхмәт әйтеп калганнарын күрү үзебез өчен дә сөенечле хәл. Туган телгә игътибар вакытлыча гына була күрмәсен иде.

- Рәхмәт әйтеп калучылар күпме?

- Ул бит безнең театраль күренеш кебек. Лекция форматында гына бармый. Һәркем үз фикерләре, иҗаты белән уртаклаша. Очрашу шигъри мизгелләр, җырлар белән үрелеп бара. Шуңа да аның “җаны” бар.

- Белүебезчә, сез тумышыгыз белән Башкортстан якларыннан.

- Туймазы районында Татар Олканы дигән авыл бар. Анда ярым ай булып инеш ага. Аннан соң аның ясалган зур буасы бар. Алга таба таулар китә. Таулардан соң урманнар. Ә инде тауга менеп икенче якка карасаң, тигезлек, дала җәелеп ята.

- Авыл исеме дә үзенчәлекле. Ул нидән килеп чыккан?

- Төгәл генә белмим. “Олуг Хан”мы икән?! Анда безнең “Бояр чишмәсе” бар. Анда бер бояр яшәгән.

- Балачагыгыз шундый матур урында үткән, димәк.

- Әйе, Гүзәлия. Балачагында тауларыннан чана шуа идек. Күпме чаңгы сындырылгандыр инде. Мин кечкенә чагымнан атлар яратам. Әтием исән чагында санап та утырган бар, бик күп атлар өйрәткәнмен икән. Культпросвет училищесында укыдым. Җәвит Шакиров, Салават Фәтхетдинов миннән бер курска өлкәнрәк укыдылар.

- Нинди һөнәр үзләштердегез?

- “Режиссер клубных мероприятий” дип атала ул.

- Режиссурадан китеп ничек артист булдыгыз? 1988 елда Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлагансыз.

- Аңа кадәр армия сафларында булып кайттым мин. Соңрак театр бүлегенә читтән торып укырга кердем. Минем укытучым Ильяс Сәхипгәрәевич Гәрәев (хәзерге вакытта Әлмәт татар дәүләт театрында эшли) иде. Бервакыт ул миңа хат язды. Мәскәүгә бару мөмкинлеге хакында хәбәр иткән. Никтер иң башта мин моңа салкын карадым. Ник дигәндә, әле генә армия сафларыннан кайттым. Авылда эшкә кердем. Озак та үтмәде, укытучым усал итеп икенче хатны юллаган. Мин аны укыдым да, өстәлдә калдырып чыгып киттем. Өйгә кайтып керүгә, әти белән әни шул хат хакында сораштыра башлады. Минем теләгем барлыгын белүгә, әти-әни шунда ук хәерфатыйха бирделәр. Мин өстәмә наборга эләгер өчен Казанга килдем. Кешенең бик күп булуы исемдә калган. Янәшәмдә Казан егетләре йөри иде. Мин алар белән якыннан танышырга килгәч, алар көлеп кенә “Без монда урам себерүчеләр” дип җавап кайтардылар. Мин, авыл малаеннан, үзләренчә шулай көлде инде болар. Барлык биремнәрне дә үтәп, чыгып барганда тагын шуларны күрдем. “Егетләр, - дим, - мине кабул иттеләр. Мин Мәскәүгә китәм. Мин кайтышка урамнарны әйбәт иттереп себереп куегыз инде, яме”, - дидем.

- Укуны тәмамлау белән сезне данлыклы Г.Камал театрына эшкә алалар. Монда эшләү теләге зур идеме?

- Анда безне сайлап алдылар. 17 кеше уку йортын тәмамладык. Алтыбызны Камал театрына чакырдылар. Айгөл белән Зөлфия К.Тинчурин театрына киттеләр. Әдип исемле егетебез Әлмәт театрында эшли.

- Казан ничек каршы алды?

- Мин Казанга беренче килгән көннән “Мин монда яшәячәкмен”, - дидем. Миңа Казан бик ошады. Күрәмсең, театрга ниндидер сәләтләрем өчен алганнардыр. Аннан бирегә Фәрит (Фәрит Бикчәнтәев, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры) кайтты. Тормыш гөрли башлады.

- Тәүге ролегезне хәтерлисезме?

Реклама

- Беренче ролем Празат абый Исәнбәт белән булды. Ул «Бәхет пыяла - тиз уала» спектакле иде. Мин бик бәхетле кеше. Минем юлыма һәрвакыт бик яхшы кешеләр очрап торды. Әлеге спектакльдә күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйнау олы бәхет булды. Равил абый Шәрәфиев, Вера апа Минкина, Ринат абый Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова, Идрис Мәсхүтовлар. Аларның репетицияләре... Алар миңа ул вакытта шулкадәр “рухи” азык бирделәр. Мин анда шул мохиткә “коендым”. Празат абый Исәнбәт - чын мәгънәсендә “аксөяк” нәселеннән. Аллаһ Тәгалә миңа һәрвакыт юлыма шундыйларны чыгарып, матур үрнәк күрсәтте.

- Сәхнәдә каушау бар идеме?

- Бар иде. Барыбер дә яшьлек юләрлеге күбрәк иде. Аннан холыкта “яхшы усаллык” та бар иде. Укып кына кайткан еллар. Әйтәләр бит: андый чакта барыбыз да “Халык артистлары”ннан әкренләп гади артистка төшә, дип. Эшләү теләге зур иде. Укыган чакта спектакльләргә керү үзе бер тарих, Гүзәлия.

- Берәрсен сөйләгез әле?

- Шулай бервакыт Таганка театрына керергә кирәк. Кеше күп, берничек тә кереп булмый. Шулвакыт күңел кушуы буенча Зөлфия Зарипова белән служебный входка киттек. Ишек ачык иде. Вахтада утыручы күрми калганда иелеп кенә кереп киттек. Каршыбызга берәү очрады да, кая баруыбызны сорады. Мин тиз генә, уйламыйча, “Мы к Сереже” дидем. “Какой Сережа, монтировщик что ли?” диләр безгә. Шулай телгә беренче килгән исемне әйтеп, кереп киттек. Укытучыбыз безне күреп шаккатты. Имтихан вакытында “Раушан, мин синнән берни дә сорамыйм, имтихан өчен бишле куям, тик әйт кенә, ничек кердең” - ди (көлә). Эшләп йөргән чакларда да кызык хәлләр булып торды.

- Укыган чордамы бу?

- Ә й е . Б е р б и н а н ы җыештырып йөргән вакытлар. Анда этаж югарырак булган саен чистарак. Мине беренче этажга билгеләделәр. Бөтен кеше китеп беткәч, татарча җырлыйҗырлый идән юам. Берзаман миңа бер ир-ат төбәлеп карап тора. Бу безнең якташыбыз булып чыкты. Исеме - Ринат. Минем кайдан килгәнлегемне белеп алгач, комендант янына килде дә: “Наташа, бу минем якташым. Әгәр дә аны кыерсытсаң, синнән аерылып Казанга кайтып китәм”, - диде. Шул көннән комендант мине һәрчак елмаеп каршы алды. Озак та үтми, икегә, аннан өченче катка күтәрелдем. - “Казан егетләре” спектаклен балачагымнан бик яратып карыйм. 4 төрле егет, 4 төрле холык. Һәрберсе үзенә карата белә. Спектакльнең шундый уңышын көткән идегезме?

- “Казан егетләре” спектаклен барыбыз да бик яратып уйнадык. Репетицияләр төнге уникеләргә кадәр дәвам итте.

- Студент чагында Мансур Гыйләҗевның әлеге әсәрен укып чыктым. Спектакльдәге күп кенә “канатлы сүз”ләрнең юклыгына гаҗәпләндем.

- Әйе, күбесе импровизация булды аның. Репетиция вакытында күңелгә охшаганын калдырдык. Спектакльнең гомерен артист үзе кыскарта, дигән шундый бер матур фикер бар. Чыннан да, кайвакыт артист кайдадыр уйнап бетерми, икенчесендә артыгы китә. Яки битараф була. Ә бу “Казан егетләре” спектаклендә без бөтен көчебезне биреп уйнадык. Без аны кайда гына уйнамадык. Беренче тапкыр Фәритнең авылы иде ул. Ике сәгатьлек спектакльне дүрт сәгать уйнаган идек без. Бер сүз әйтүгә, халык 5 минут туктый алмыйча көлә, спектакль өзелеп тора. Шулай туктап-туктап, 4 сәгатькә сузылды. Бик күңелле вакытлар.

- Фирдәвес кебек, мәхәббәт өчен күп нәрсәдән баш тарта аласызмы?

- Ул турыда уйлаганым юк. Мин дә мәхәббәтемне авылда очраттым, гастрольләр вакытында. Ул - укытучы. Казан шәһәрендә яшибез. Үзем мәдәният һәм сәнгать институтында укытам.

- Шәкертләр турында сүз киткән икән, ерак барасы да юк. Күптән түгел генә сез безнең мәдәният хезмәткәрләреннән чын артистлар ясадыгыз. Сүзем “Галиябану” спектакле хакында. Без аны бик яратып карадык. Үзегез канәгать калдыгызмы?

- Аңа кадәр районның 80 еллыгын да бергәләп уздырдык. Монысы да бик матур килеп чыкты, әлхәмдулилләһ. Биектау районы Казанга терәлеп кенә торса да, үзенчәлекле җирлек ул. Монда килеп кергәч, аерым бер төбәккә килеп кергән кебек. Минем күңелемдә шундый тәэсир калдыра ул. Аннан соң монда талантлар күп. Район Башлыгы, Ринат әфәнде, Лилия ханым - барысы да шушы спектакль өчен янып тордылар. Бер зур гына ансамбль булды ул. Гүзәлия, ул бит спектакль генә түгел, татар мюзиклы булды.

- Бу сезнең беренче генә эшегез түгел. Балык Бистәсе халык театры белән сез трагедия куйгансыз. Шул уңайдан сезнең фикерегезгә тап булдым.

 «Бу әсәрдә бер ыру икенчесен юк итеп бара. Хәзер дә кеше әзрәк өскә менсә, кешене батыра. Вәхшиләр дөньясы өстенлек итә. Ха- лыкка шуны җиткерергә телим». Көнчелек, хыянәт, усаллык белән еш очраша- сызмы?

- Без ничек яшәргә, ничек булырга тиешлеге турында Коръәндә барысы да язылган. Без хәзер вәхшиләнеп барабыз. Элегрәк кеше коммунизм турында хыялланып, киләчәк буын өчен тырышты. Ә хәзер кеше үзе өчен дә яшәми. Күбебез үзенең киләчәге өчен борчылып яши. Дин юлына баскач, мин хәзер тормышка башкача карыйм. “Аллаһ Тәгалә үз рәхмәтен кылыр” диеп тыныч булып калырга тырышам.

- Бу барлык авырлыклардан чыгу юлы бармы?

- Дин.

- Татар театрының киләчәге хакында уйланасызмы?

- Уйланам, әлбәттә, Гүзәлия. Мин әле телләр мәсьәләсе хакында да бик борчылам. Аны бит аңлап булмый. Әле генә матур итеп яшәп яткан кебек, бер мизгел эчендә барысы да үзгәрә дә куя. Иртә уйлаганың хәзер кич түгел, бер-ике сәгатькә ярамый. Без берничә буын югалтып барабыз. Андыйларны калыпка салып яңадан кайтару өчен бик күп кирәк булачак. Замана балалары алар бөтенләй икенче. Буыннар чылбыры өзелмәскә тиеш. Ә ул, ни кызганыч, өзелеп бара. Шулай да, кеше өметсез, максатсыз яшәмәскә тиеш. Кешегә ышаныч тудырырга кирәк. Мин таулар күчерергә чакырмыйм, ләкин безнең эчке дөньябыз үзгәрергә тиеш.

- Әңгәмәне шушы матур нотада тәмамлыйсы килә, Раушан абый. Вакыт тыгызлыгына карамыйча, безнең белән бергә булганыгыз өчен рәхмәт яусын. Эшегездә, гаиләгездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.

- Рәхмәт, Гүзәлия. Бик матур, күркәм сөйләшеп утырдык. Берберебезне тыңларга, ишетергә, фикер алышырга мондый әңгәмәләр кирәк дип саныйм.

Әңгәмәне Гүзәлия ВАФИНА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев