Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Гарифуллин: «Шизофрениклар куркак, алар беркайчан үзенә кул салмый»

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган җинаятьче Илназ Галәвиевнең гамәлләренә анализ ясады. Баланың кайсы сыйфатларына игътибар итү буенча әти-әниләргә киңәшләрен бирде.

«Аңарда бөеклек маниясе, шуңа күрә ул үзен „Алла“ дип атый да»
Үтерүченең сыйныфташлары Илназны тыныч, йомыкый бала итеп бәяли.

— Баланың тыныч, үзенә бикләнгән булуы, аралашудан качуы, кеше белән аралашудан тиз туюы — шикле сыйфатлар. Шушы аутистик билгеләр, йомшак, зәгыйфь психика шизоидлыкка яки шизофрениягә хас. Мин бу егеттә я башланып килүче шизоидлык, я шизофрения дип фаразлыйм.

17-19 яшьлек үсмерләр арасында шизофрения белән авыручылар ел саен ачыклана. Алар башта үзен нормаль тота, 17 яшьтән 20 яшькә кадәр вакыт аралыгында статистика да шизофренияле балалар барлыкка килүен күрсәтә.

Минемчә, бу кешедә авыру билгеләре инде булган, үз-үзенә бикләнүе әкренләп көчәйгән. Мондый кешеләр хафалана, тиз ара, ә хафалы кешегә кагылырга ярамый, аның агрессияле реакциясе барлыкка килә. Ә агрессия төрле гамәлләргә этәргеч була, шул исәптән террористик гамәлләргә дә.

Аның параноидлыгы да булган инде. Дөнья турында гына түгел, үзе турында параноидлы фикерләр яки бөеклек маниясе, шуңа күрә ул үзен «Алла» дип атый да. Аның сәламәтлегендә шизофрения тибындагы бик көчле какшау бар, шуның нигезендә паранойя туган.

Паранойя — гадәттә өлкәнрәк яшьтә барлыкка килә торган психик авыру, билгеле бер мантыйктагы ниндидер идеяләргә ышану. Бу ышанулар кешене ялгыш булуга карамастан, мондый кеше, шизофрениклардан аермалы буларак, аларны яшерә һәм җәмгыятьтә яши ала. Мондый кешеләр шикләнүчән, бөтен кешедән дошман эзләүчән була һәм әле үзләренең ышануларыннан тулы бер яшәү рәвеше төзи алалар.
Хәер, әле аны тикшерергә кирәк, эксперт суд-психиатрия экспертизасы булырга тиеш, ул булачак та, — диде Рамил Гарифуллин.

Психотерапевт, психик проблемалардан тыш, төрле тышкы факторлар да йогынты ясау ихтималлыгын әйтте.

— Яшьләрдә эмоциональ-ихтыяри үсеш түбән, хезмәт, физкультура юк, Интернетта утыралар, виртуализация… Нәтиҗәдә, алар бөеклек маниясе булган монстрга әверелә, хайп, җәмгыятькә үзен тиз генә күрсәтү җаен эзли. Менә шул маниакальлек аркасында яшьләр танылуга омтылып, бөеклек маниясенә тартыла.

Мәктәп белән дә конфликтлар да сәбәп булырга мөмкин. Хәер, күп кенә укучыларда була мондый конфликтлар, ләкин барысы да андый гамәлләргә бармый бит. Мондый эшкә психик тайпылышлары булган кеше генә бара ала, — диде ул.

«100 кешегә 1 шизофреник туа дөньяда»
Рамил Гарифуллин сүзләренчә, әти-әниләр баланың сәламәтлегендә тайпылышны кисәтә алмый, ул чир үзеннән үзе килеп чыга. «Дөньяда 1 процент кеше — шизофрениклар. 100 кешегә 1 шизофреник туа дөньяда. Бу инде табигать», — диде белгеч. Шулай да, егетнең агрессиягә тиз бирешүчәнлеген, террористик актка омтылышы булганын, коралы булганын алар ачыкларга мөмкин иде. «Бәлки, сәерлекләрен сизгәндер дә алар аның…» — диде ул.

Илназның мәктәпкә керер алдыннан каршы очраган очраклы бер хатынга кул болгаганын да белгеч бөеклек маниясе белән бәйләде.

— Бу бәхет аның өчен, бу маниакальлек. Ул бит хафаланып, интегеп яшәгән дә, ә хәзер аңа җиңелрәк. Террорчылык гамәлләре белән үзенең шул киеренкелек халәтен, өянәген салдыра.

Илназ Галәвиев фаҗигагә кадәр үзен фотога төшереп, «Бүген мин бик күп биочүп-чарны үтерәчәкмен, аннан соң үземне атып үтерәчәкмен», — дип ниятләп, үзе оештырган телеграм-каналга язып чыкса да, ул моны үтәмәде. Үзе бирелеп чыкты. «Шизофрениклар алар куркак, алар беркайчан үзенә кул салмый», — дип аңлатты Илназның бу адымын Рамил Гарифуллин.

«Бала авыртуның нәрсә икәнен белергә тиеш, юкса ул башка кешегә ничек авыр икәнен аңламаячак»
— Гадәттә, аутистик-шизофрения тибындагы шәхесләрдә кызгану, жәлләү, кешенең кайгысын үзенеке кебек хис итү сәләте юк. Бу кайгы, борчылуны, авыртуның нәрсә икәнен белмәгән балалар, шуңа күрә еш кына аутист, шизоидлы балаларны авырттыру ярдәмендә дәвалыйлар, махсус авырту тойгысы китерәләр, шул рәвешле, башкалар нәрсә кичергәнен аңлатырга телиләр.

Шуңа күрә ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: аутист, эгоист, авыртуны белмәгән балаларга берне кундырып алу да файдага. Бала авыртуның нәрсә икәнен белергә тиеш, юкса ул башка кешегә ничек авыр икәнен аңламаячак, шуңа күрә еш кына әни кеше баласына «сдача» да бирә. Сезгә дә әйтәм: әгәр балагыз булса, сезгә авырту, газап китерсә, сез дә аңа сугыгыз. Ул да тойсын, юкса аңламаячак ул. «Менә сиңа авырттымы? Миңа да авырта» дияргә кирәк. Юкса, монстр булып, башкаларга газап китерәчәк ул, — дип киңәшләрен бирде белгеч.

Реклама

Рамил Гарифуллин Илназ Галәвиевнең, аннан сорау алганда, башын имичә, кешеләргә туры каравына да үз фикерен әйтте.

— Курыкмыйча җавап бирүе ул әле ниндидер нәтиҗә ясарлык билгеләр түгел. Аны озак вакыт суд психиатриясе үзен ничек тотуын, ничек уйлавын, фикер йөртүен өйрәнәчәкләр. Аның камерага кыска җаваплары ул әле диагностика өчен мәгълүмат түгел, — диде.

Илназның законлы рәвештә корал йөртүче булуына килгәндә, Рамил Гарифуллин әйтүенчә, коралны сатканда, шундук кешенең психикасы бозык икәнен аңлау мөмкин эш түгел.

— Психиатрлар өлгерми, аларның пациентлары күп, алар белешмәләрне уңга-сулга бик күп кешегә тарата, шуңа күрә аларның кешене чикләргә дә хакы юк. Менделевич та интервью биргәндә, «ничек чикли алыйк инде, безгә агым булып киләләр, аннары безгә зарланачаклар бит» дигән.

Минемчә, һичьюгы билгеле бер яшькә кадәр коралны тыю турында законны кертергә кирәк. Бу бит шикле, ничек инде 19 яшьлек егет ау белән шөгыльләнергә теләгән?! Бу бит инде парадокс!

Бу вазгыять Россиянең теләсә кайсы шәһәрендә булырга мөмкин. Корал җиңел сатылган урыннарда бигрәк тә. Шизофрениклар, агрессияле укучылар үзләрен танытырга хыяллана, Колумбайнны укып шашкан алар.

Бу очракта әле билгесез бит, бәлки, ниндидер манипуляторлар да булгандыр, олырак яшьтәгеләрнең ниндидер тәэсире дә булуы бар — махсус хезмәтләр моны да тикшерә. Андый версия дә бар бит. Террорчылык проектлары белән шөгыльләнүче манипуляторлар еш кына психик авырту кешеләрне сайлый. Аларның агрессияләреннән, адекват булмаган хәлләреннән файдаланалар. Чечняда террорчылык акты булганда, күп кенә шәхитләр наркоман, психикасы бозык кешеләр булган, -диде.

Рамил Гарифуллин әйтүенчә, баш авыртуларны шизофрения белән бәйләп карарга кирәкми. «Бу көлке. Үсмерләрнең яртысында баш авыртулары була, ул вегетатив кан тамырлары системасы белән бәйле», — диде.

Әти-әниләргә киңәшләр:

— Баланы күзәтергә, шизоидлык, аутистик сыйфатларына игътибарлы булырга. Әгәр сездә башкаларның авыртуын, кайгысын тоя, кызгана белмәгән эгоист булып үсә икән, психологка барып, башкаларны кызгану хисен үстерергә кирәк.

Әгәр аутистик билгеләре көчле булса, бу куркыныч, үсә барган саен, ул шизофрениягә әйләнергә мөмкин.

Аутизм - балаларда, яшүсмерләрдә психик үсештәге тайпылыш. Аутист башкаларның эмоцияләренә реакция белдерми, вәзгыятькә дөрес булмаган реакция күрсәтә, кешеләр белән аралашудан кача, билгеле бер ритуалларга буйсына (расписание, маршрут), интонацияләре булмый, бәйләнешсез сөйләм күзәтелә, кызыксынулары бик аз була.

Подробнее: https://intertat.tatar

Фото: Илнар Төхбәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев