Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Раилә Хәбибуллина - "Биектау FM" йолдызы

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Раилә Хәбибуллина. Раилә тумышы белән Теләче районыннан. Туган көнен Җиңү көнендә - 9 нчы майда билгеләп үтә. Йолдызнамә аны чын көрәшче дип...

    Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Раилә Хәбибуллина.


    Раилә тумышы белән Теләче районыннан. Туган көнен Җиңү көнендә - 9 нчы майда билгеләп үтә. Йолдызнамә аны чын көрәшче дип атый. 9 нчы май көнне туган кешеләр ныклы характерлы, һәрвакытта да үз дигәннәренә, ахыргы максатка кадәр барып җитә торган кешеләр.

    Хәзерге вакытта Раилә Биектауда яши. Биектау районы Башкарма комитетында эшли.
    Гаилә трмышында ул бик бәхетле. Ул ире белән ике ул - Кәрим белән Камилне тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ул икенче улы белән декрет ялында.

    Аның "Вконтакте" дагы битендә әниләр өчен киңәшләр, төрле төр ризыкларның рецептлары сакланган. Шулай ук балалары белән уздырган ялларын да юк-юкта үз битенә элә. Яшь әнигә тазалык-саулык, бәхетләр телибез.

    "Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин.

    P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: