Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • «Һәр санны көтеп алам»

    2013 елның икенче яртысына язылу башланды. "Биектау хәбәрләре" газетасының һәр санын без яратып, яшь укучыларның да, хөрмәтле ветераннарның да, урта яшьтәге кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшлибез. Үзебезнең иҗат җимешебез - газета турында укучыларның фикерен белү кызыклы. Безнең әңгәмәшләребезнең иң беренчесе - Ямаширмә авылыннан Рәшид Ногъманов. Аның турында берничә сүз....

    2013 елның икенче яртысына язылу башланды. "Биектау хәбәрләре" газетасының һәр санын без яратып, яшь укучыларның да, хөрмәтле ветераннарның да, урта яшьтәге кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшлибез. Үзебезнең иҗат җимешебез - газета турында укучыларның фикерен белү кызыклы. Безнең әңгәмәшләребезнең иң беренчесе - Ямаширмә авылыннан Рәшид Ногъманов.

    Аның турында берничә сүз. Заманында ул эре колхозның баш экономисты булып эшләде, партком секретаре, колхоз рәисе булды.

    - Сез район газетасын күптән яздырасызмы?

    - Район газетасын үземне белә башлаганнан бирле укыйм. Аңа язылмаган бер генә елым да юк. Аның "Ильич юлы" дип аталган вакытын да хәтерлим. "Биектау хәбәрләре"н һәр гаиләгә яздырырга кирәк дип саныйм, чөнки аның битләрендә район тормышы чагыла. Монда экономистлар да, авыл хуҗалыгы белгечләре дә, пенсионерлар да, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре дә, медиклар да, укучылар да үзләре өчен кирәкле мәгълүматлар таба алалар.

    - Ә сезнең өчен иң кызыклысы нәрсә?

    - Мин инде яшь кеше булмаганлыктан, элеккеге хезмәттәшләрем турында яңалыклар кызыксындыра. Аралашуы күңелгә якын булган, ләкин дуслар булып китә алмаган кешеләр бар, шуңа күрә аларның туган көннәрен белмим. Ә газетада юбилейлар турында укыйм һәм яхшы кешене чын күңелемнән котлыйм. Кызганычка каршы, күңелсез хәлләр дә була. Алар турында шулай ук газета аша белеп, танышларның кайгыларын уртаклашырга мөмкин.

    - Сез безне нәрсә өчен мактый аласыз?

    - Башка караш чагылыш таба торган мәкаләләргә урын табылуы күңелле. Хезмәт ветераны Николай Павлович Солкинның язмаларын бик теләп укыйм. Газета битләрендә төрле фикерләр булырга тиеш, зур дулкын белән бергә кечкенә генә булса да, башка "инеш"нең дә булуы мөһим.

    - Ә нинди теләкләрегез бар?

    - Әлбәттә, тәнкыйть мәкаләләренең күбрәк булуын телим. Әмма монда чама белергә кирәк, чөнки артык тискәре фикер тиз туйдыра. Минемчә, алтын урталык булырга тиеш, сез нәкъ менә шундый позициядә торасыз.

    Миңа алдынгы авыл хезмәтчәннәре турында язмалар ошый, алар газета битләрендә күбрәк булсын иде. Җитештерү, җирләрне файдалану мәсьә-ләләренә күбрәк игътибар бирелсә, яхшы булыр иде. Менә күптән түгел генә савым күрсәткечләре турында мәгълүматлар бирә башладыгыз. Миңа ошый. Укыйм һәм безнең замандагы күрсәткечләр белән чагыштырам. Кыскасы, газетабыз күңелемә хуш килә. Сезгә иҗади уңышлар телим. Ә районда яшәүчеләрне район газетасына язылырга өндим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: