Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Полициягә эшкә килегез

Соңгы елларда эчке эшләр органнарында эшләү бик җаваплы һәм абруйлы һөнәргә әверелде. Чөнки органнарда бара торган үзгәртеп корулар, реформалар аның эшен аерым бер системага, тәртипкә салды. Бүгенге көндә полициядә эшләүчеләр лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин ителә. Үзләрен генә түгел, гаилә әгъзаларын да социаль яклау мөмкинлеге бирелгән. Җәмәгать тәртибе, халык иминлек сагында торучыларның үзләрен дә хөкүмәт әнә шулай яклый.

- Бүгенге көндә офицерлар составында беренче ел хезмәт итүче полиция хезмәткәренең эш хакы 35 мең сум тәшкил итә. Тагын 5 елдан бу сумма 40 мең сумга җитәчәк, - ди Биектау районы эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Биккинеев. Эчке эшләр органнарында эшләргә теләүчеләрне тагын бик күп факторлар үзенә җәлеп итә. Бүгенге көндә пенсия яше тирәсендә барган бәхәсләр башка гражданнарныкы кебек үк полиция хезмәткәрләре өчен актуаль түгел. Эчке эшләр органнарында эшләүчеләр 20 ел хезмәт стажы туплаганнан соң пенсиягә чыга. Аларның ел саен бирелә торган ялы да барлык төр гражданнарга бирелә торган ялдан ике тапкырга артыграк - 40 көннән 60 көнгә кадәр дәвам итә. Аларга ведомство ял йортларына бушлай һәм өлешчә түләүле юл л а м а л а р б и р ел ә . Х е з м ә т к ә р л ә р е н е ң томыш-көнкүреш шартларын даими кай - гыртып тору да Эчке эшләр министрлыгына хас күренеш. Торыр урыны булмаган полиция хезмәткәрләренә ведомство торак урыны тәкъдим итә. Фатир арендалап торучыларга өлешчә фатир хакын түләргә ярдәм итә. Үзенең профессиональ дәрәҗәсен күтәрергә теләп укырга керүчеләр дә бушлай укытыла. Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев