Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Өйдә җылы булса, салкыннар да куркытмый

Җылыту системасының ватылмый-җимерелми тотрыклы эшләве бүгенге көндә коммуналь хезмәтләр өчен иң мөһим мәсьәлә. Идарә итүче компанияләрдә хезмәт куючылар инженерлык челтәренең күптәннән мондый киеренке режимда эшләгәне юк иде диләр. Шунысы куанычлы - коммуналь тармакта аварияләр булмаган, җылытуда да өзеклекләр күзәтелмәгән. Бу нәрсә - эшләрнең шулай җайлы баруымы, әллә көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсеме?

Биектау районында күпфатирлы йортларның күпчелеге аерым-аерым җылытыла, үзәкләштерелгән системадан җылытыла торганнары - 14. Бу температура режимының һәр фатирда да үзенчә булуын аңлата. Идарә итүче компанияләр хезмәткәрләренә гомуми йорт челтәре эшен игътибар үзәгендә тотарга һәм авария була калса, шул мизгелдә үк барып җитәргә әзер торырга гына кирәк.

- Без эш көне дип тә, ял көне дип тә тормыйбыз - көн саен карап-тикшереп чыгабыз. Слесарь, сантехниклар гына түгел, үзем дә кизү торам, - диде торак хуҗалары ширкәте рәисе Муса Касюков.

Торак хуҗалары ширкәте нигездә күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтсә, шәхси йортларда яшәүчеләргә катлаулырак, чөнки җылылык өчен алар үзләре җаваплы. Биектау коммуналь челтәренең баш инженеры әйтүенчә, диспетчерлык хезмәтенә шәхси йортлардагы суүткәргечләрнең катуы сәбәпле ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар икән.

- С у ү т к ә р г е ч л ә р ш ә х с и суүткәргечләрне тирәнгәрәк казып калдырмау, тиешенчә тоташтырылмау, коеларны яхшылап җылытмау, шулай ук су йөреп тормау сәбәпле каталар. Абонентлар командировкаларга яки башка берәр җиргә китеп, озак вакыт су системасыннан файдаланмаганда шулай килеп чыга, - дип аңлатты мондый вазгыятьне “Биектау коммуналь челтәре” баш инженеры Фәнил Гайнуллин.

Хәзерге вакыт та коммуна ль хезмәтләрнең төп игътибары җылытуга юнәлтелгән. Әмма көндәлек эшләрне дә башкарырга кирәк. Эш көненең дә кыскартылганы юк. Ә менә тышкы күренештә үзгәрешләр бар. Урамда эшләүчеләр барысы да махсус җылы киемнәр белән тәэмин ителгән. Әледәнәле мул итеп яуган карлар да эшне арттырып кына тора.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев