Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Нурдидә Гаязова: “Мин татар телен бик яратам”

“Улыңны төзәтә башлауны иң әүвәл үзеңне төзәтүдән башла, чөнки аларның күзләре синең күзләргә бәйле, син яхшы санаган әйберләр алар өчен дә яхшы булып күренерләр, син начар санаган әйберләр алар өчен дә начар булып күренерләр. Аларга хикмәтле кешеләрнең тормыш юлларын һәм әдәпле кешеләрнең әхлакларын өйрәт. Аларны Минем белән куркыт, һәм Мин юкта тәрбиялә (җәза бир). Чирне белми торып, дәва бирми торган табиб кебек бул син аларга...”

Әлеге сүзләрне Гукъбә ибен Әбу Суфьян баласын тәрбиячегә биргәндә әйткән. Бүгенге җәмгыятькә күз салыйк әле. Әтиәни баласына 2-3 яшь тулу белән, кулыннан җитәкләп, балалар бакчасына алып килә. Күп тә үтми, аның анда бар күргән-белгәннәре теленә күчә. Ә мәктәп дигәннәре үзе бер чор... Хәзергәчә мөгаллимнәребезнең төп максаты: мәктәпне әйләнә-тирә мохитның рухи, иҗтимагый “Үзәг”енә әйләндерү. Кече Ватаныбызның мәдәниятен, тарихын, горефгадәтләрен үстерү, шул ук вакытта укучыларга көчле, тулы белем бирү. Бу белемнәр аларга киләчәктә дөрес юл табарга ярдәм итәргә тиеш. Бүгенге әңгәмәдәшебез бик кызыклы, үзенчәлекле шәхес. Ифрат таләпчән, гадел укытучы, мәшһүр Г.Барудиның якташы - Нурдидә Мәсхүт кызы Гаязова. Олы Кавал авылында туып-үскән. Районыбызның Г.Баруди исемендәге 4 нче мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары. Бик ачык йөзле, киң күңелле ханым да. Бүген аның шәхси үрнәгендә дин, тел, белем хакында сөйләшәсе килә.

- Нурдидә ханым, исәнмесез! Укытучы һөнәре - бу Сезнең хыял идеме?

- Исәнмесез, Гүзәлия. Татар, рус теле дәресләрендә “Яраткан һөнәрем” темасына иншалар еш языла бит инде ул. Баштарак мин тегүче булам, дип яза идем. Аннан соң пешекче һөнәренә игътибар иттем. Никтер укытучы буласым килә дигән уйларым юк иде кебек. Күрәсең, бу Аллаһы Тәгаләнең әмере булган. Ә инде нәкъ менә татар теле фәнен сайлау дигәндә, анысы инде беренче укытучым белән бәйле. Аның исеме - Наилә. Наилә апа гомере буе Кавал мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча завуч булып эшләде. Аның дәресләре һәрвакыт бик көчле әзерлекле була иде. Ул миңа татар теленең бар матурлыгын күрергә өйрәтте. Үз телебезне бик яратам. Казан педагогия институтына кергәндә дә, татар теле фәне укытылган факультетны эзләп таптым да, документларымны шунда тапшырдым

- Сез нинди студент идегез?

- Барысын да белергә, мөмкин кадәр тирән белемгә ия булырга омтылучы студент идем мин. Уку программасы җиңелләрдән булмаса да, укудан тыш төрле түгәрәкләргә йөрергә мөмкинлекне, вакытны таба алган бик күңелле чор иде ул. Без заманында тектек тә, биедек тә.

- Белүебезчә, Сезнең спорт белән дә дуслык булган?

- Әйе. Нәселдән килә ул безнең. Әтием данлыклы көрәшче, батыр булган. Мин үземне спортның барлык төрләреннән дә сынап карадым. Һәрберсендә дә уңышларым бар иде. Шулай да, мәктәп елларыннан иң яраткан спорт төре булып чаңгы тора. Әгәр дә районкүләм ярышка Кавал мәктәбе командасы килсә, башкалар беренче урын хакында хыялланмый да иде. Мәктәптән кайту белән, тиз-тиз генә өй эшләрен башкарып чыгуга, һәркөнне чаңгыга басып тау астына төшеп китә идем. Моның нәтиҗәсе институт чорында да күп кенә призлы урыннарга алып килде. Бер елны район күләмендә узган чаңгы ярышында мин, тормыш иптәшем Рамил, улыбыз Раил беренче урынга лаек булдык.

- Кулга диплом алуга, аяклар туган якка алып кайттымы?

- Анысы инде аерым бер тарих. Минем иң тәүге эш урыным - Яшел Үзән районы, Васильево бистәсендә. Моңа кадәр факультатив буларак кына укытылып килгән татар теле фәне шул елны иң беренче дәрес итеп куелды. Бу 90 нчы еллар. Китаплар юк. Дәресләрем тәмам булуга, Казанга юл алып, китап киштәләреннән үз акчама балалар өчен китаплар сатып ала идем. “Әти-әни” сүзеннән башканы белмәгән укучылар белән акрынлап тел байлыгын арттырдык, бергәләп Г.Камал театры спектакльләренә йөрдек. Дәрестә иң беренче таләбем - тәртип һәм дисциплина. 30 ел дәвамында ул үзгәрмәде.

- Соңгы елларда Сез кабаттан студент булдыгыз. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә уңышларыгыз нинди?

- Әле балалар кечкенә чакта ук әнием: “Кызым, укырга кер” дип кабатлый торган иде. Күрәмсең, Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитмәгәндер. Яшь барган саен бу хакта уйланулар да ешая. Төркемебездә төрле яшьтәге укучылар бар. Мин исә бик яшь килеш шушы юлны сайлаганнарга ак көнләшү белән кызыгып карыйм. Элегрәк апамның намазга басуы хакында кызыксына идем. “Аллаһтан үзеңә иман сорарга кирәк” дип җавап кайтара иде ул. Дөрес икән, Аллаһ Тәгалә сораган бәндәсенә бирә.

- Хезмәтегез ифрат җаваплы, авыр. Ачу килгән чакларда тыелып калу серләрегез бармы?

- Мин бит аерым “Психология” серләренә дә төшендем. Әлеге дипломым да күп ситуацияләрдән чыгу юлын күрсәтте. Кеше тормышында дин һәм психология алымнары һәрвакыт үрелеп бара. Холкым буенча мин беркайчан да тавыш белән җиңә торганнардан түгел. Төп ярдәмчем - ул минем телем, тиешле урынында тиешле сүзләрне табып аңлатырга тырышам. Тел - укытучының төп коралы.

Реклама

- Нурдидә ханым, янәдән тел темасына әйләнеп кайттык. Бүгенге көндә татар теле тирәсендәге вазгыять борчымыймы?

- Борчый. Бүгенге көндә күп балалар үз ана телендә гади генә җөмләләр дә төзи алмыйлар. Әлбәттә, моңа битараф калып булмый. Татар теле - “кәгазь теле” генә булып калмасын иде. Урамнарда, мәктәп коридорларында, оешмаларда туган телебездә аралаша торган яшьләребез, укучыларыбыз булсын иде, дип телим.

- Моның өчен ни эшләргә кирәк соң безгә?

- Баланың теле - ана телендә ачылырга тиеш.

- Ә гомумән алганда рус мохитендә үскән кешегә татар телен үзләштерү авырмы?

- Монда инде аудиоязмаларга мөрәҗәгать итәсең. Мисал өчен: кызыма чит телне өйрәнгәндә бу бик зур ярдәмлек. Ни кызганыч, татар телендә андый дидактик материаллар, ярдәмлекләр юк дәрәҗәсендә.

- Татар сыйныфлары турында да сорап үтәсе килә.

- Башка елларны татар сыйныфына балаларны туплау бераз авыррак иде. Быел, Әлхәмдулиллаһ, бик җиңел булды. Барлыгы 24 бала теләк белдерде.

- Быел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Бу нисбәттән Сезнең мәктәптә нинди чаралар үтә?

- Әлбәттә, бу безнең өчен дә бик куанычлы вакыйга. Агымдагы елның гыйнвар башыннан ел азагына кадәр дистәләгән чаралар планы төзедек. Уку елы дәвамында “Баруди - FM сөйли” дип аталган тапшырулар циклын әзерлибез. Февраль аенда татар телендә аралашучы әти-әниләр катнашында “Иң зур мирас бер генә: газиз туган тел генә” дип исемләнгән район конференциясе узды. Бик күпләрдә җылы тәэсирләр калдырды ул. Шулай ук М. Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Эш күрсәткән ирне ил онытмас, каберенә эзне суытмас” дигән шигырь һәм рәсем бәйгеләрен атап була. Тулаем алганда, һәр көнебез балаларда туган телләргә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән.

- Нинди зур теләгегез бар?

- Татар теле дөнья күләмендә үз дәрәҗәсен кайтарсын иде. Көчләп түгел, халык үзе телебезнең бар ямен аңласын иде. Гаязовлар гаиләсе кебекләрне “Укытучылар гаиләсе”, диләр. Бер-берсенә һәрдаим ярдәм итеп, киңәшләшеп, алар кыз һәм егет үстергәннәр. Уллары Раил югары белем алып, тормышта үз урынын, яраткан һөнәрен тапкан, әти-әнисенә оныклар бүләк иткән. Киленнәре Ләйлә - табиб. Кызлары Регина да медицина өлкәсендә белемен арттыра. Белем һәм тәрбия гаиләдән башлана шул.

Гүзәлия ВАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев