Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Нәүрүз бәйрәме күңелле үтте

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел...

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән.Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.

Без Суыксу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрдек.

Бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Бәйрәмгә чакырып белдерү язып эленде. Шулай ук мәдәният йортын милли сөлгеләр белән бизәп, "Хуш киләсең Нәүрүз!", "Нәүрәз мөбәрәкбад!"дигән сүзләр язып эленде. Авылны яңгыратып бәйрәмгә чакырып күңелле музыка уйнап торды. Нәүрүз бәйрәменә киләсе кунакларга дип учак ягып, казанда пылау пешердек. Пылауның хуш исләре бөтен авылга таралды. Мәдәният йорты ишек алдына зур озын өстәл әзерләнде. Кайнап торган самовар, кайнар коймак, бал, конфетлар куелган өстәл кунакларны каршы алды. Нәүрүз бәйрәменә дип авылыбызның өлкән апалары беренче булып килделәр. Укытучы апалары белән мәктәптән башлангыч сыйныф укучылары да безнең бәйрәмдә катнаштылар.

Бәйрәм башланып китте. Авылыбызның китапханәчесе Рәзилә Шакирова Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Нәүрүз турында шигырьләр укыды. Бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә килеп керде. Ул матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. "Чума үрдәк, чума каз", "Капкалы", "Күрсәт әле үскәнем", һ.б. Уен кызып кына барганда бәйрәмгә Кыш бабай килеп керде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булдылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар. Ә инде бу ярышларда җиңелгән Кыш бабай тагын бер шарт куйды. Дәртле татар халык биюен кем озак итеп егылмыйча бии, шул җиңүче була. Әлбәттә инде яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышта да җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Ә без бәйрәмне күңелле ярыш-уеннар белән дәвам иттек. Ераклыкка йөгерү, "атка" кем күбрәк утыра эстафетасы күңелле итеп уйналды. Уеннар белән арыган балаларны өстәл янында кайнар чәй, тәмле коймак, учакта казанда пешкән пылау көтә иде. Өстәл янына балаларның уеннарын күзәтеп торган өлкән апаларыбыз да утырдылар.

Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Өлкән апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән таныштылар.

Реклама

Эльмира Фәезова,

Рәзилә Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев